Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәзилә Сәетова өчен укытучы һөнәре бөтен тормышының мәгънәсе

Бүген ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә

Зөләйха ГЫЙЛӘҖЕВА

Яшьлегеңә кире кайтарсалар,
Нишлисеңне беләм әлбәттә.
Балаларны бик сагындым диеп,
Барачаксың кабат мәктәпкә...

Әйе, әлеге шигырь юллары Нәзилә апаныкы да, чөнки ул бүген дә мәктәп тормышы белән, укучыларының язмышы белән кызыксынып яши, аларга үзенең төпле киңәшләрен бирә.  Шуңа да укыткан укучылары бүген дә аңа “безнең Нәзилә апа” дип кенә дәшәләр. Әйе, ул – безнең Нәзилә апа, ул авылыбызның горурлыгы, иң күркәм кешесе. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Искиткеч матур табигатьле авыл: аның бер ягында ямь яшел үзәнлекле бормаланып аккан Ык елгасы, ә икенче ягында ерак-ларга сузылган киң иген басулары. Табигате матур авылның кешеләре дә эчкерсез, ягымлы, бер-берсенә карата һәрвакыт игътибарлы  һәм эшкә дә уңган булалар.

Сүзем Минзәлә районының Бикбау авылы һәм аның иң күркәм гаиләләреннән Рәүфәт абый белән Әхлидә апа гаиләсендә туып, аларның да иң матур сыйфатларын гына үзендә туплап үскән, шат күңелле, ачык йөзле, һәрвакыт башкаларга ярдәмгә ашыгучы, бүгенге көндә Яңа Мәлкән авылында яшәүче Нәзилә апа Сәетова турында.

Мәктәп елларында ул врач булырга хыялланып укыса да (ә моның өчен иң кирәкле фәннәр химия-биология фәннәре, шуңа да ул бу фәннәрне аеруча да яратып тирәнтен үзләштерә),  ләкин язмыш аңа укытучы һөнәрен әзерләгән була.

1971 елда урта мәктәпне иң яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Һәм 1976 елда югары белемле белгеч үзенең туган ягына эшкә кайта. Аны туган авылыннан ерак түгел, шул ук Ык елгасы ярларында утырган ямьле  Мәлкән авылы мәктәбенә математика укытучысы итеп эшкә билгелиләр.

Мәктәп элек-электән авылның көзгесе булса, ә авыл укытучысы иң абруйлы кеше саналган. Менә шушы статусны төшермәскә, ә горур йөртергә кирәклеген аңлап, хезмәт юлын башлый Нәзилә апа. Һәм әйтергә кирәк, аның өчен  укытучы – ул яраткан һөнәр яки җәмгыятьтәге урын гына түгел, аның  өчен укытучы – бөтен  тормышының мәгънәсе. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучыны балалар да, ата-аналар да үз итә. Укытучы булып кына эшләми, ә укытучы булып яши ул.

Нәзилә апаның һәр иртәсе мәктәп бусагасыннан атлап керүгә үк һәркемнең күңеленә үтеп керерлек ягымлы йомшак тавыш белән әйтелгән «Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Исән-имин генә барыгыз да килеп җиттегезме?» дигән сүзләрдән башлана. Аның  һәрчак синең хәлеңне белергә онытмаган, ягымлы йөзе генә дә, бу шау-шулы мәктәп мохитенә канатланып кереп китәр өчен укучыларына да, хезмәттәшләренә дә көне буена җитәрлек көч бирә, күңелләренә рәхәтлек өсти. Нәзилә апа белән таныш булган һәркем, аның янында үзеңне җиңел хис итәсең, көч-куәт аласың, диләр.

Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм алар белән дөрес аралашу күп көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Нәзилә апа көчен дә, вакытын да кызганмый укучылары өчен,  дәрестә генә түгел, дәрестән тыш та укучылары белән шөгыльләнә, үз фәненең нигезләренә төшендереп кенә калмый, ә бу фәнне яратырга да өйрәтә ул укучыларына. Шуңа да мәктәпне бетергән укучылардан “яраткан фәнең нинди иде” дип сорасаң, һич икеләнми “математика” диләр, “ә яраткан укытучым Нәзилә апа” дип тә куялар. Бу чыннан да шулай. Нәзилә апа ата-аналар, хезмәттәшләре арасында да иң абруйлы, хөрмәтле укытучы. Һәм яңа гына эшкә килгән яшь укытучыларга ул төпле киңәшче, үзенең дәресләре аша аларга укыту методикасының серләрен аңлатучы остаз.

Фәннәрне укыту өстенә, сыйныф җитәкчесе буларак та эшләргә, балаларга җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтергә, тәрбия бирергә дә кирәк әле укытучыга. Нәзилә апа сыйныф җитәкчесе буларак та балалар белән эшне шундый итеп оештыра,  аның укучылары коллективның да кадерен белә, укуда да тырыша. Нәзилә Рәүфәтовна , хезмәттәшләребезнең бертавыштан әйтүе буенча, чын Укытучы талантына ия – ул нинди генә авыр укучы булмасын, һәр бала белән уртак тел таба белә, моңарда аңа педагогның үзенең дә кайчандыр бала булуы турында онытырга тиеш түгеллеге турындагы эчке инануы ярдәм итәдер, мөгаен диләр. Ул үзенең тәрбияләнүчеләренә никадәр көч һәм егәрлек сала, аларга математика кагыйдәләрендә генә түгел, тормышта да ничек дөрес һәм гади фикерләргә, яшәргә кирәклеген өйрәтә.

Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы. Әлбәттә, бу аның тәрбия җимешләре.

Хезмәт елларында Нәзилә Сәетова бай тәҗрибә туплый, аны даими рәвештә район, мәктәп укытучылары белән бүлешә, яшь укытучыларга тапшыра. Күп еллар дәвамында район математика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып тора.

Коллегам буларак та, мин аңа һәрвакыт сокланам. Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар. Шуңа да Нәзилә Сәетова район, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган югары категорияле укытучы; район күләмендә генә түгел, ә республика күләмендә дә чыгарылыш имтиханнарын тикшерү комиссиясе члены. Аның укучыларының да уңышларын санап бетергесез. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаулары, ГИА, ЕГЭ да югары баллар алулары да аның тырыш хезмәте. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен югары бәяли. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының  Почет грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе дә ул.

Нәзилә апа күпкырлы шәхес. Аның белән тормыш-көнкүреш, бакчачылык, аш-су серләре турында да сөйләшеп була. Ул – оста бакчачы да. Аның ишегалдына керсәң генә дә, гөлләр иленә кергән кебек буласың. Ул өлгер, уңган хуҗабикә. Кайчан гына керсәң дә өстәлендә һәрвакыт бик тәмле ашы, камыр ризыклары була. Бар җире тәртиптә, чисталык хөкем сөрә. Аларга килеп, Нәзилә апа белән аралашып алу күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә, аның яныннан китәсе килми...

Гаиләсендә дә үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше ул. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше – Назиф абый белән бергә бер кыз һәм ул үстерделәр, икесе дә гаиләле. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын таптылар, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әнинең дә, әти кешенең дә роле бик зур. Бүген алар балалары өчен үрнәк әти-әни, ә оныклары өчен  кадерле әби-бабай.

Кызлары Рәйхан, нәкъ үзе кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш. Бүгенге көндә ул Түбән Кама химия технология институтының әйдәп баручы белгече, нефтехимия кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты. “Әнием үрнәгендә үскәнгә һәм әнием киңәшләре белән эшләгәнгә күрә, мин шундый дәрәҗәләргә ирешә алдым”, – ди ул елмаеп. Рәйхан тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр, олы улы Данис НХТИның 3 курсын тәмамлаган.

Уллары Разил да югары белемле, бизнесмен, Казан шәһәрендә яшиләр, 2 кыз үстерәләр. Олы кызы Диләрә КФУның беренче курсын тәмамлаган, ә кече кызы мәктәптә укый. “Әни мәктәптә дә, тормышта да таләпчән булды һәм безне алар әти белән хезмәт сөяргә өйрәтеп, “эшләп тапкан, кадерле” дип үстерделәр. Бүген дә мин алардан үрнәк алып, аларның һаман да тырышып дөнья көткәннәренә сокланып яшим”, – ди уллары Разил. Әни безнең өчен “таләпчән әни” булса да, оныклары өчен ул “идеаль әбекәй” дип тә өсти елмаеп Рәйхан, чөнки җәйге каникулларда авылда ял иткәндә дә Нәзилә апа оныклары белән шөгыльләнә, мәктәпне, фәннәрне онытырга бирми. Шуңа да кияүләре Радик “оныклар авылдан килгәндә умнеют” ди яратып әбисе хакында.

Нәзилә апа белән Назиф абыйның бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк һәм хөрмәткә лаек. Алар икесе бербөтен. Мәктәбебезнең тормышында да ул ачык чагыла иде. Җитәкчелек эшенең бөтен җаваплылыгын аңлаган Нәзилә апа 30 ел бер мәктәптә директор булып эшләгән Назиф абый өчен ышанычлы терәк һәм алыштыргысыз ярдәмче булды. Шуңа да Назиф абый Нәзилә апа турында яратып һәм хөрмәт итеп: “Хатын-кыз ир-ат өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән коткару боҗрасы (спасателный круг)”  – ди. Әйе, алар бер-берсе өчен ышанычлы тормыш иптәше, якын дус та, таяныч та. Ышанычлы тылың булганга күрә канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкин дә инде ул.

Укытучы һөнәре иң хөрмәтле, шул ук вакытта иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булып кала. Үз тәҗрибәңне яңа гына катлаулы тормышка аяк баскан яшь буынга тапшыра белү – ул талант. Шундый зур талант иясе Нәзилә Сәетова бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгели! Хезмәттәшләре, укучылары һәм аларның әти-әниләре аны шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйлар! Ихлас күңелдән: “Сезнең дәресләрегез эзсез үтмәде! Сез безнең өчен күтәренке рух һәм һөнәри осталык, эш сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге. Үзегездә булган тормыш сөючәнлек һәм оптимизм рухы киләчәктә дә сүнмәсен, тагы да артып, яшәү көче өстәсен. Юбилеегез белән Сезне!” – диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев