Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Нәүрүз”

    Соңгы елларда халкыбызның гореф - гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. "Нәүрүз" фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабайларыбыз язны - Нәүрүз...

    Соңгы елларда халкыбызның гореф - гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. "Нәүрүз" фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабайларыбыз язны - Нәүрүз бикәне каршылаганнар. Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп теләкләр теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр.

    Без дә, Минзәлә шәһәренең "Таңкай" балалар бакчасы, март аенда "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәмгә урман җәнлекләре , рус әкияте герое Рассеянный һәм дә инде бәйрәмнең бикәсе- Нәүрүзбикә дә килде. Бәйрәм такмакларын әйттек, җырладык, биюләр биедек, татар халкының уеннарын уйнадык. Бәйрәм ахырында Нәүрүзбикә үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм балаларга бик ошады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: