Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Октябрь башы Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы өчен вакыйгаларга шактый бай

5 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Өлкәннәр көне уңаеннан Т.Җүҗәноглуның "Ташкын" драмасын хәйрия спектакле буларак өлкәннәребез игътибарына тәкъдим итәбез. 6 октябрьдә безнең театр Казанда, Г.Камал исемендәге Академия театрында Т.Миңнуллин исемендәге фестиваль кысаларында Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган "Мулла" драмасы белән чыгыш ясый. Казаннан шул ук төнне Минзәлә театры труппасы Төркмәнстанның Ашхабад шәһәренә оча....

5 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Өлкәннәр көне уңаеннан Т.Җүҗәноглуның "Ташкын" драмасын хәйрия спектакле буларак өлкәннәребез игътибарына тәкъдим итәбез.

6 октябрьдә безнең театр Казанда, Г.Камал исемендәге Академия театрында Т.Миңнуллин исемендәге фестиваль кысаларында Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган "Мулла" драмасы белән чыгыш ясый.

Казаннан шул ук төнне Минзәлә театры труппасы Төркмәнстанның Ашхабад шәһәренә оча. Анда узачак театраль форум-фестивальдә Т.Җүҗәноглуның "Ташкын" драмасын күрсәтәчәкбез.

16 октябрьдә балалар өчен иҗат сезонын О.Уайльд әсәре буенча куелган "Йолдыз-егет" әкияте белән ачабыз. Режиссеры Альберт Сәхәбетдинов.

Зур юбилей датасы, 80 нче театраль сезонны ноябрь башында Ф.М.Достоевскийның "Абыйның төше" ("Дядюшкин сон") фантасмогориясе ачып җибәрәчәк. Әсәрне сәхнәгә РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф.Кәрим һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Ренат Әюпов куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев