Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Октябрь бәйрәмен өлкәннәр онытмый

7 ноябрь - Бөек Октябрь социалистик революциясе көне. Советлар чорында әлеге дата "календарьда кызыл көн" булып торган. Шул заманнарда әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үткәннәр. Бүген, традиция буенча, өлкән буын вәкилләре шәһәребезнең Октябрь мәйданындагы Ленин һәйкәле янына җыелдылар. Тарихны искә төшереп, Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Ясаган чыгышларында өлкән буын вәкилләре үзләре...

7 ноябрь - Бөек Октябрь социалистик революциясе көне. Советлар чорында әлеге дата "календарьда кызыл көн" булып торган. Шул заманнарда әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үткәннәр.

Бүген, традиция буенча, өлкән буын вәкилләре шәһәребезнең Октябрь мәйданындагы Ленин һәйкәле янына җыелдылар. Тарихны искә төшереп, Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Ясаган чыгышларында өлкән буын вәкилләре үзләре тәрбияләнеп үскән коммунистлар идеологиясен искә төшерделәр.

Сәлисә Шәйхаттарова:

-Әлеге бәйрәм минем өчен бик кадерле, чөнки без кечкенәдән үк шушы бәйрәмне зурлап үткәреп, анда катнашып үскән буын кешеләре. Без шул чор идеологиясендә тәрбияләндек. 1917нче елдагы революция гади халыкка күп нәрсә биргән. Безнең чор кешеләре бөтен җирдә дә бушлай белем алдык. Диплом алуга, кая эшкә барасым, кайда фатирда торасым көн кебек ачык билгеле булды. Эшләгәнем өчен вакытында тиешле акчасын алып бардым, тырышып эшләдем. Күптөрле исемнәргә лаек булдым. Коммунизм безне дөреслек белән яшәргә өйрәтте, бүгенге көндә дә шул юлдан тайпылмыйча барам.

Алксандр Жбанов:

-Әлеге мөһим бәйрәмне онытмыйча, Октябрь революциясе юлбашчысы булган Ленин һәйкәле янында җыелып, бер-беребезне котлый алуыбызга бик шатмын. Бүген без катлаулы тормышта яшибез, ләкин иң мөһиме - Россиядә дә, Татарстаныбызда да дөньялар тыныч. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын.

Заһир Зыятдинов:

-Күргәнегезчә, быел җәй көнендә Ленин һәйкәленә реконструкция ясалды. Ленин сыны матур итеп буяп куелды, постаментына яңа плитәләр ябыштырылды, һәйкәлгә юлбашчыбызның исеме, туган, үлгән еллары да язып эленде. Төзекләндерү эшләрен башкаруда ярдәм күрсәткән өчен район хакимиятенә һәм эшмәкәр Егор Юдин төзүчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев