Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы йөрәкле шәхеснең игелекле гамәлләре

Мохтаҗларга, аеруча балаларга ярдәм итүне ниндидер бер олы вакыйгага исәпләмичә, гадәти хәл дип кенә караучылар бар. Бүгенге язмабыз шундыйларның берсе турында. "Генерирующая компания" ААҖ гә җитәкче итеп билгеләнгән Рәүзил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев Минзәлә коррекция интернат-мәктәбенә беренче тапкыр 2012 нче елның җәендә килә. Мәктәпнең матди-техник, хуҗалык-көнкүреш һәм укыту-методик базасы торышы белән...

Мохтаҗларга, аеруча балаларга ярдәм итүне ниндидер бер олы вакыйгага исәпләмичә, гадәти хәл дип кенә караучылар бар.

Бүгенге язмабыз шундыйларның берсе турында. "Генерирующая компания" ААҖ гә җитәкче итеп билгеләнгән Рәүзил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев Минзәлә коррекция интернат-мәктәбенә беренче тапкыр 2012 нче елның җәендә килә. Мәктәпнең матди-техник, хуҗалык-көнкүреш һәм укыту-методик базасы торышы белән таныша, коллективның максат һәм бурычлары белән кызыксына, тәрбияләнүчеләр белән аралаша, яшәү шартларын үз күзләре белән күрә. Ел әйләнәсе эшли торган "Бәхет аланы" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда булып, балаларның яшәү шартлары белән танышканнан соң, бернинди арттыруларсыз әйткәндә, сокланып туя алмый. Биредә тәрбияләнүчеләр каникулларны, ял һәм бәйрәмнәрне ничек уздыруларын рухланып сөйлиләр. Рәүзил Мәгъсүмҗан улы балаларның кош-кортларны, йорт куяннарын ничек итеп ашатуларын, казларны, сарык һәм кәҗәләрне көтүләрен карап соклана, бакча һәм теплицада яшелчә, клумбаларда чәчәкләрне ничек тәрбияләүләрен күзәтә. Аларның янып торган күзләренә карап, бер-берсен бүлә-бүлә әтәч кычкыруы, ат белән үгезләргә печән алып кайтулары турында сөйләвен игътибар белән тыңлый. Балаларның самими елмаюларын күзәтеп, шат авазларын тыңлагач, хәйриячелек ярдәменең тәрбияләнүчеләр күпкырлы үсешенә, тулы канлы тормышына уңай тәэсиренең зур булуына тагын бер кат инана һәм ул: "Без Илшат Шәех улы башлаган игелекле, матур эшләрне дәвам итеп, киләчәктә дә үсеп килүе буынны тәрбияләүгә уңай тәэсир итәрдәй шартлар тудырачакбыз, интернат-мәктәп администрациясе, Попечительләр Советы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның төрле яклап үсеше, тернәкләнүе, адаптация узуы һәм социальләштерү кебек күптөрле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәкбез", - диде. Бу җәйдә Рәүзил Мәгъсүмҗан улы ярдәме белән балаларның күптәнге хыялы чынга ашты - алар Болгарга экскурсиягә барды. Бу олы йөрәкле шәхес җитәкчелек иткән "Генерирующая компания" ААҖ учреждениеләре тарафыннан ел саен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уздырыла, учреждениенең матди-техник, укыту-методик базасы тулыландырыла. Ике ел эчендә алар тарафыннан тәрбияләнүчеләргә 1 млн 075 мең сумлык өс һәм аяк киемнәре сатып алынган. Әлеге җитәкче мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә максатчан эш алып бара: мәктәп бинасы эчен ремонтлау, түбә һәм гараж ремонтлау кебек эшләрдә финанс ярдәме күрсәтә. Шуның өстенә ул шәхси акчаларыннан да өлеш чыгара. Республика, район учреждениеләре һәм предприятиеләре, укучылар белән берлектә Рәүзил Мәгъсүмҗан улы "Үз агачыңны утырт" экологик акциясендә катнашты, мәктәп паркында "Чыгарылыш укучылары" аллеясе булдырылды, сортлы агач-куаклар утыртылды. Ел ахырында җитәкче һәм мәктәпнең Попечительләр Советы чакыруы буенча бер төркем педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр "Генерирующая компания" ААҖ дә булып кайттылар. Очрашу "Балаларга шатлык бүләк ит" шигаре астында җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләрдә узды. Биредә катнашучылар тәбияләнүчеләрнең тулы канлы яшәешен тәэмин итү буенча Попечительләр Советының һәм энергетикларның күмәк эшен чагылдыручы фильм карадылар. Балалар да бу бүләккә җавапсыз калмады, аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде, җитәкчеләр аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу очрашуга энергетика институты студентлары да чакырылган иде, алар балалар белән кызыклы уеннар, ярышлар оештырды. Төрле төстәге утлар белән җемелдәп торучы Яңа ел елкасы һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Ә чыршы ботакларына эленгән фонарьларда балаларның Кыш бабайга юлланган теләкләре язылган иде. Кыш Бабай ролен Рәүзил Мәгъсумҗан улы үзе башкарды һәм. Аның тылсымлы куллары белән балаларның барлык теләкләр дә үтәлде, хыяллары чынга ашты. Ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге интернат-мәктәп администрациясе белән берлектә "Бәхет аланы" лагере базасында республикабыздагы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәпләр һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен шәхси һәм команда беренчелегенә чаңгы ярышлары уздыра. Ярышларның быелгысы февраль урталарына планлаштырыла. "Генерирующая компания" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев традиция буенча бу чараны уздыруда матди ярдәм күрсәтәчәк. Шул рәвешле, балалар тормышында үз командасы белән коллективның һәр башлангычын хуплап, ярдәм кулы сузарга әзер торучы Рәүзил Мәгъсүмҗан улы кебек ышанычлы дус пәйда булды. Ул һәр килүен алдан планлаштырып, балалар өчен зур бәйрәм ясый. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек бу шәхескә мулдан бирелгән. Шушы мирасны кадерләп саклый, үзенең киләчәктә дә хәйриячелек чараларыннан читкә тайпылмаячагын искәртә. Бу гамәлләре аны алга таба да, нәкъ бүгенге кебек үк, ярдәмгә мохтаҗ күпме балаларның рәхмәт сүзләренә төреп яшәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев