Оҗмах бит бу!

Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев 7 ноябрь көнне Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары - шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге урамында яшәүче Мария Синичкинага, Яңа Мәлкән авылында яшәүче Асма Шакировага, Югары Тәкермән авылында яшәүче Фәгыймә Абдуллинага яңа йорт ачкычларын тапшырды.
Илгизәр Тимерханович хуҗаларны яңа йортлары белән котлады, озын гомер, сәламәтлек, яңа йортта бәхетле тормыш теләде. Аның котлау сүзләренә йорт төзелешен алып барган "Гарант-плюс"ҖЧҖ, "ПМК мелиорация"ҖЧҖ вәкилләре дә кушылды, алар өйләрен котлап йорт хуҗаларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге ветераннарны, аларның балаларын, оныкларын яңа йортка күчү белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, социаль яклау бүлеге консультанты Рәйханә Сәгыйтова да килгән иде. Алар яңа йортларның сыйфатын бәяләделәр, хуҗаларның фикерләрен дә тыңладылар.
Кайсы гына йортка керсәк тә, бүлмәләрдә иркен, җылы, бөтен уңайлыклар тудырылган, салкын һәм кайнар су агып тора, канализациясе бар, ванналар, санузел ясалган.
Хөкүмәтебезнең Бөек ватан сугышы ветераннарына бөтен уңайлыклары булган фатирлар һәм шәхси йорт сыйфатында ясаган бүләге - аларның батырлыгы, Ватанга хезмәт итүе, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызуга фидакарьләрчә куйган хезмәтләре өчен чираттагы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Яшьләре 80нән өстә булган, үз гомерләрендә тормышның ачысын-төчесен кичергән, михнәтләр күргән әлеге буын вәкилләре йорт ачкычларын кулларына алганда күз яшьләрен тыеп тора алмадылар.
Мария Синичкинага яңа йорт шәһәребезнең Садак бистәсендәге Родниковая урамында төзелгән. Кызганычка каршы, Мария Александровна авырып китү сәбәпле тантанада катнаша алмады. Яңа йортның ишекләрен аның кызы Лена Шалянина ачып керде, бу шатлыклы мизгелләрдә Мария Александровнаның оныгы Андрей, оныкчыгы Маша да биредә иде.
Әсма Шакировага яңа йорт Халыклар Дуслыгы тыкрыгында төзелгән. Килене Альбина кайнанасының кичерешләрен сөйләп алды:"Әнкәйне авылдан алып килдек тә йортка кергәч, башта аның зурлыгына исе китте, бүлмәләрен карап чыкты. "Шушы кадәр йорт чынлап та миңамы?"дип ышанмыйча торды. Аннары бөтен уңайлыкларын күреп: "Оҗмах бит бу!" диде. Подрядчыларга рәхмәтебез чиксез, сыйфатка зур игътибар бирделәр, эшләрен һәрчак шулай дәвам итсеннәр", дигән теләкләрен җиткерде.
Югары Тәкермән авылында Фәгыймә Абдуллинага яңа йортны үзе гомер кичергән ихатасында борыстан салганнар. Фәгыймә әбинең якыннары, туганнары киңәше, ярдәме нәтиҗәсендә подрядчыга өстәп түләп, өч ай дигәндә аңа менә дигән иркен йорт төзелгән, янәшәдә яңа мунча да салып куйганнар. Фәгыймә әби дә куанычлы күз яшьләрен тыя алмады, район җитәкчелегенә, хөкүмәткә рәхмәтен җиткерде. Аның туганнары исә йортны төзүче подрядчы оешмага - Олег Ильин җитәкчелегендәге "Минзәлә ПМКсы "Мелиорация"ҖЧҖ эшеннән бик канәгать булуларын белдерделәр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.8900
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.30800
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.40600
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.42200
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.35900
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.47801
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.42800
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.50800
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.53200
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.58400
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.46200
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
9 август 2022 - 15:28Иркәнәш авыл җирлеге тракторы юл кырларын чаба
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
12 август 2022 - 13:53ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә районында төзекләндерелгән Югары Тәкермән мәктәбен карадыБыел Югары Тәкермән мәктәбендәге төзелеш эшләренең икенче этабы “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.1800
-
12 август 2022 - 09:11Яңа юлда төп эшләр киләсе елда башланачакӘ хәзер ныклап торып әзерлек эшләре алып барыла.5300
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә81500
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)169600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64238500
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.153000
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.171100
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.226000
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064221500
-
5 август 2022 - 10:39Минзәләнең танылган җырчысы Данила Новиков Мәскәүгә укырга керде “Ты – супер” телевизион шоу финалисты, Минзәләнең 1 нче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Данила Новиков Мәскәү шәһәренә белем алачак.50300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика