Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Парклар ярдәмгә мохтаҗ

Район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы Айдар Салахов катнашында уздырылган чираттагы киңәшмәләрнең берсендә шәһәребездәге парклар, скверлар, халык күп йөри торган башка истәлекле урыннарның торышына кагылышлы сөйләшү булды. Шәһәребездә халык яратып өлгергән, ял итү урынына әверелгән паркларның саны гына да 10га якын, моннан тыш скверлар, чишмәләр бар, диелде киңәшмәдә. -Карап тору,...

Район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы Айдар Салахов катнашында уздырылган чираттагы киңәшмәләрнең берсендә шәһәребездәге парклар, скверлар, халык күп йөри торган башка истәлекле урыннарның торышына кагылышлы сөйләшү булды.

Шәһәребездә халык яратып өлгергән, ял итү урынына әверелгән паркларның саны гына да 10га якын, моннан тыш скверлар, чишмәләр бар, диелде киңәшмәдә.

-Карап тору, тәрбияләү өчен аларның һәркайсы оешмаларга, учреждениеләргә беркетелгән. Бу гына җитми, кешеләргә буш вакытларында ял итәргә, бер-берсе белән аралашу өчен, шул ук вакытта спорт белән мавыгучыларга уңайлы шартлар тудырырга, махсус мәйданчыклар булдырырга, яңа элементлар кертергә кирәк, - диде Айдар Фәслахович.

Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева башкалабыздагы Горький исемендәге паркта төшерелгән фотосурәтләрдән әзерләнгән слайд күрсәтте, тәэсирләре белән уртаклашты.

-Шәһәребездәге парклар бездән ярдәм көтә, - дип оешма, учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

Җиңү паркында төзекләндерү эшләре башлануы турында әйтелде. Район ветераннар советы рәисе Павел Петров бүгенге көндә әлеге паркка игътибар җитенкерәмәве, чүп калдыклары тузып ятуы турында борчылуын белдерде. Өстәвенә, кемдер парктагы җиңүче сугышчыга куелган һәйкәлнең аскы өлешендәге плитәләрен куптарып ташлаган, эскәмияләрен ваткан. Үзләренең чүпләрен якындагы чүп савытларына илтеп салырга иренүчеләр дә юк түгел паркта ял итеп утыручылар арасында. Менә шулай, кемдер паркларны төзекләндерүгә кулыннан килгәнчә өлеш кертергә тырыша, төзекләндерүдә, яшелләндерүдә катнаша, кемдер башкаларга мәшәкать ясый - вата-җимерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X