Минзәлә
  • Рус Тат
  • Президент полкы солдаты

    Ватан алдындагы бурычларын һәрбер егет үтәргә тиеш. Ярый да тәртип булган частьларга эләксәләр. Юкса, армиядән кайтмыйча калган яисә гарипләнеп кайтучылар турында ишетеп торабыз.

    Иске Иркәнәш авылыннан Ра­мил Гайсин Президент пол­кында хезмәтен үтәп кайтты. Армия тормышы, кичерешләре хакында аның үзе белән сөйләштек.

    - Рамил, ни өчен син укуыңны өзеп армия саф­ларына китәргә булдың?

    - Авыл хуҗалыгы техникумын­да икенче курсны тәмамлаган вакытта машина йөртүче та­ныклыгын алдым да хәрби хезмәткә китергә булдым. Ан­нан соң иртәме, соңмы бары­бер барырга туры киләчәк бит. Һәр егет армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш, анда алган тәҗрибә алдагы тормышта да һәр ир кешегә кирәк булачак дип уйлыйм. Мин үзем дә үз тормышымда булган күпчелек хәлләргә башка караш белән карадым, дөньяны икенче як­тан танырга өйрәнәсең анда.

    - Иң беренче кайда барып эләктең? Якташларың бар идеме?

    - Мин, 4 якташым белән, Мәскәүдән читтә урнашкан Купавна шәһәренә барып эләктем. Бер айдан артык анда булдык, ант кабул иттек. Соңыннан Мәскәүгә Кремль­га алып киттеләр, анда безне 9нчы санлы Кремль саклау ро­тасына билгеләделәр. Ай саен зачетлар бирә идек, мин бары­сын да бик яхшы билгеләргә бирдем. Алдагы хезмәтем шун­да үтте, кремль сакладык, мав­золейда постта тордык, калга­ны яшерен мәгълүмат.

    - Армия хезмәтенең бе­ренче көннәрендә нинди хисләр кичердегең?

    - Иң читене - әти-әни, якын­нар белән саубуллашу. Кал­ганы үз җае белән бара инде. Минзәләдән киткәнче авыр, аннан армия тормышының үз авырлыгы башлана. Бер елга үз тормышыңны яңадан башлыйсың. Әти-әниең, дус- ларың да юк. Берүзең чит- ят шәһәрдә, беркемне дә белмәгән җирдә…

    - Бүгенге көндә егетләр ни өчен хезмәт итүдән кача?

    - Качып йөрүче егетләрнең күбесе иркен тормышка өй- рәнгән, без монда һәрберебез дә үзебезне иркен хис итәбез инде.

    Армиянең үзенең кысалары бар һәм ул кысалардан чы­гарга ярамый, бөтен хезмәт дәвамында кемгәдер буй­сынырга кирәк, бәлки шул сәбәпле аларның армия тор­мышы белән яшиселәре килми. Үзең берәр звание алсаң, үзең җитәкләп йөрисең инде, алай җиңелрәк.

    - Рамил, Ватанга мәхәб- бәтне син ничегрәк аңлый- сың?

    - Минемчә, Ватан ул - туган җир, торган ил. Шулай ук ту­ган авыл, торган йорт, әти- әни, якыннар да шул Ватан эченә керә. Шуларның бары­сын да саклау, яклау Ватанга мәхәббәт буладыр инде. Ватан алдындагы изге бурычыңны үтәү мәхәббәтнең бер төредер, мөгаен. Шуңа да үз теләгем белән армия хезмәтенә алын­дым.

    - Рамил, синең киләчәккә нинди планнарың бар?

    - Хезмәт иткән юлым буен­ча дәвам итәргә исәп. Минем ФСО яки ФСБ хезмәтләренә керәсем килә. Шул сәбәпле башка шәһәргә китәргә туры киләчәк. Хәби хезмәткәр бу­лырга теләгем зур, алга таба күз күрер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: