Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Фаттахов районның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчесе

"Заиковский" хуҗалыгына елның кайсы фасылында барма, нинди дә булса яңалыкка тап буласың. Менә хәзер, иртә сабан культуралары чәчүне районда иң беренчеләрдән булып һәм бик кыска срокларда төгәлләп, милли бәйрәм - Сабантуйны да иң беренчеләрдән булып үткәрергә җыенып йөрүләре аларның. Моның өчен хуҗалык идарәсе каршында сабантуй мәйданы төзеп куйганнар. Быелгысы гадәти...

"Заиковский" хуҗалыгына елның кайсы фасылында барма, нинди дә булса яңалыкка тап буласың. Менә хәзер, иртә сабан культуралары чәчүне районда иң беренчеләрдән булып һәм бик кыска срокларда төгәлләп, милли бәйрәм - Сабантуйны да иң беренчеләрдән булып үткәрергә җыенып йөрүләре аларның. Моның өчен хуҗалык идарәсе каршында сабантуй мәйданы төзеп куйганнар. Быелгысы гадәти түгел - Әтрәкле авылында күмәк хуҗалык оешуның 85 еллык юбилеен билгеләп үтәләр.

"Вакыт алга барган саен, замана да, кешеләрдәге уй-фикерләр дә үзгәрә, әмма авыл хуҗалыгына таләпләр үзгәрми: җирне кадерләү-саклау, мул продукция җитештерү, табыннарның муллыгына ирешү кебек мәсьәләләр беркайчан да актуальлеген югалтмый, - ди "Заиковский" ҖЧҖ җитәкчесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район Советы депутаты Радик Фәттахов. Һәм төп максатының авыл халкының яхшы яшәвенә ирешү икәнлеге хакында әйтә. "Моның өчен барыннан да бигрәк хезмәт урыннары булдырылуы шарт, ә безнең хуҗалыкта тырыш, булдыклы эшчеләргә һәрвакыт эш урыннары бар", ди ул.

Менә шулай, үз эшчеләре җитәрлек булса да, читтән килгән эшчән кешеләрне читкә этәрмиләр биредә.

-Читтән килүчеләр акча эшләргә дип килә, андыйлар 4-5 мең сумга гына риза булып ятмый. Читкә китеп, гаиләсен калдырып нефтьчеләр, юлчылар кебек җәфаланып йөрмичә, гаиләсе янында яшәп, кайнар ашын ашап 15-20 мең сумны алып эшләячәк. Иртәдән кичкә кадәр баш күтәрмичә эшләүче юлчылар да җәйге сезонда аена 14-15 мең сум алып эшли. Безнең механизаторлар язгы кыр эшләре чорында көненә 1500 сум алалар, ә терлек караучылар аена 14 мең сум хезмәт хакы алып киләләр, - ди Радик Шәрипович авыл хуҗалыгында тырышып эшләгәндә акча эшләргә мөмкинлекләр җитәрлек булуы хакындагы фикереннән кире кайтмыйча.

Авылга килеп кергәндә күзгә бәрелеп торган урынга - машина-трактор паркындагы биек бинаның иң өстенә элеп куелган плакаттагы "Хезмәте барның - хөрмәте бар", дигән сүзләр купшы сүзләр генә түгел биредә.

-Хөрмәте булмаса, хезмәте булмый, һәм киресенчә, хезмәте булмаса - хөрмәте булмый, -дип саный Радик Шәрипович һәм сүзен дәвам итә:

-Тарих битләренә борылып карасак, ерак та китәсе юк. Әле кайчан гына районда 24 хуҗалык бар иде, шуларның банкротка чыгуы барыбызның да күз алдында. Ул чактагы район башлыгы Гиоргий Куприяновның районга инвесторларны җәлеп итүе аркасында гына аларны сазлыктан йолып калдылар. Һәм менә янәдән шушы хуҗалыклар банкротлык бусагасында. Шөкер, безнең хуҗалык мондый "үзгәртеп корулар"га юлыкмады һәм без, бердәм булып, моңа юл куймадык, аянычлы хәлдән йолып калды.

Аннары ул үзенә таяныч булып торган, һәр тармакта үзенә йөкләнгән эшне зур җаваплылык белән башкаручы урынбасарлар-баш белгечләр булуы турында әйтеп уза. Болар - Мөнәвир Нургалиев, Илдус Зарипов, Айдар Гыйльмуллин, Руслан Асманов, Рәйхан Назыйпов, Равил Баһаутдинов, Георгий Арсланов, баш икътисадчы Альбина Нургалиева, баш бухгалтер Гөлназ Тухбатова, бухгалтерлар Рәйсә Димухаметова, Фәридә Гыйльмуллина, Светлана Альмекаева. Шулай ук ул иң җаваплы участоклардан саналган ферма, ындыр табагында күп еллардан ышаныч яулап, бөтен көчләрен куеп эшләүче ферма мөдире һәм завхоз Илүзә Тимербаева, Фәүзия Хафизова исемнәрен атады. Ышанычлы, сыналган, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйча, үзләре аңлап, эш тәртибен белеп башкаручы, башкаларны әйдәп баручы белгечләр алар, ди җитәкче алар хакында.

Хуҗалыкта барлыгы 109 кеше эшли бүгенге көндә. "Булсын дип эшләүчеләр калды, безнең таләпләргә түзмәгәннәр читкә китеп беттеләр. Хуҗалыкта эш кадерен белгән, хезмәт тәмен тойган читтән килеп урнашучы кешеләр дә шактый", диюе юкка түгел Радик Фәттаховның. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 26 савымчының унысы авылдашлары, ә калганнары - читтән килеп биредә төпләнүчеләр яисә банкротка калган "Вамин" хуҗалыгыннан килеп эшләп йөрүчеләр. Алар сыер саудык та эш бетте дип өйгә кайтып китмиләр, әлбәттә, эш урыннарын - терлекчелек биналарын үзләре җыештырып та чыгалар, кирәк икән, агартып та куялар. Альфир Янгиров, Василий Акбатыров, Мөкаттәр Фатыйхов, Анатолий Давлеканов, Андрей Белов, Михаил Тимофеев кебек терлек караучыларның тырышлыкларын билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе.

"Бу эшне башкарсам, калганы мине кызыксындырмый", диючеләр юк биредә. Әйтик, Леонид Димухаметов белән Илдус Усманов үзләре механизаторлар булсалар да, фермада слесарь булып та эшлиләр. Маллар җәйге лагерьга күчерелеп, тораклар бушап калгач, алар барлык ТСНнарны ремонтлап, торакларга дезинфекция ясап куйганнар. Хуҗалыктагы теге яки бу бинаны ремонтларга кирәк булса, яисә ниндидер төзелеш, төзекләндерү эшләре башкарырга уйласалар, читтән эшче эзләп баш ватмыйлар, чөнки хуҗалыкның үз төзүчеләр бригадасы бар. Юрий Апсаттаров, Гөлүс Гыйльмуллин, Игорь Самгин нинди эшкә тотынсалар да, аны җентекләп, бөтен осталыкларын куеп башкарып чыгалар, дип мактадылар әлеге осталарны әтрәклеләр.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта көнлек тулай савым 10 тоннага җиткән. Җитештерелгән 1 центнер сөт өчен биредә савымчыларга 120 сумнан түләнә. "Әле кайсы хуҗалыкта бар мондый түләү" дип, савымчылар хезмәткә түләүдән зарланмыйлар. Хезмәт хакыгызны җәйге чорда 20 мең сумга җиткерәм дип әйткән хуҗалык җитәкчесе вәгъдәсендә торган - савымчыларның уртача хезмәт хакы 18-20 мең сум тәшкил итә.

Инде ничә еллар шулай - иртә сабан культуралары чәчүне районда иң беренче булып төгәлли әлеге "Заиковский" хуҗалыгы. Хуҗалыкта сөрүлек җирләре 3900 гектар мәйдан били, шуның 1760 гектары бөртеклеләр, чәчкән вакытта бөртеклеләрнең гектарына 2 центнер исәбеннән ашлама кертелгән. Орлыкның сыйфаты да читтә калмый хуҗалыкта. Быел сабан бодаеның "Экада-66" элиталы орлыклары чәчелгән. 800 гектар биләгән көзге бодайның 30 гектары - Р2 репродукцияле "Башкирская-10" сортлы. Арыш 400 гектар мәйдан били, шуның 40 гектарында Р2 репродукцияле "Чулпан-7" сорты чәчелгән. "Уҗымнарның торышы әйбәт, яхшы кышладылар. Мул уңыш биреп сөендерерләр дип өметләнәбез. Киләсе елда барлык мәйданнарда да элиталы сортлар чәчүгә ирешәчәкбез", ди баш агроном Илдус Зарипов. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Сәлахов та шушы көннәрдә "Заиковский" хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышырга килгәч, "Сездә басуларның торышы иң яхшысы" дип, биредәге хуҗаларны канатландырып киткән.

Тулаем алганда язгы кыр эшләрендә 28 берәмлек техника һәм 40ка якын кеше катнашкан. Быелгы чәчүне өч чәчү агрегаты белән башкарып чыкканнар. Техника да тырыш кулларны тоя шул ул, шуны күздә тотып язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә тагылма агрегатларны узган елдагыча быел да механизаторлар үзләре ремонтлаган. Шул рәвешле ремонт сыйфатлы башкарылган, агрегатлар чәчү барышында ватылып җәфаламаган, гомуми эшкә тоткарлык ясалмаган. Элекке елларда "Агромастер" чәчү агрегатында эшләүче сменага 40 гектарда эш башкарган булса, быел бу агрегатта бертуган Илфак белән Айрат Шигабиевлар эшләп, алар ике тапкыр күбрәк - көнгә 70 гектарда сабан ашлык чәчүгә ирешкәннәр. Аларның чәчкеч агрегатларын ашлама, чәчүлек орлык белән тәэмин итүдә Федор Идулбаев, Мортаза Мирсәетов, катоклауда Алексей Альмекаев, Олег Зәйниев тырышлыкларын куеп эшләгәннәр.

Язгы чәчү чорында "Агромастер"дан тыш СЗП агрегатларын да тик тотмаганнар: һәр елдагыча ДТ-75 тракторында Рамил Мингазов, Сергей Байбатыров кебек механизаторлар алны-ялны белми эшләгәннәр, чәчкеч агрегатларда эшләүче бертуганнар Сирень белән Айрат Моглиевлар, Динар Мәрдәнов, Рамил Загретдинов, чәчкеч агрегатларга орлык ташуда эшләүче Эдуард Исаметов, Раил Загретдиновны, бөртеклеләрне чәчү өчен туфрак әзерләүдә Александр Отнолин, катоклауда Ринат Асманов кебек механизаторларны, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белеп эшләүче эретеп ябыштыручылар Павел Остряков, Алексей Хәсәновны мактап үтте хуҗалык җитәкчесе.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта кукуруз чәчелә. МТЗ-82 тракторында бертуганнар Федор белән Аркадий Мухамадьяровка йөкләнгән әлеге эш. Туфрак әзерләүдә Илфат Хөснетдинов, Павел Альмекаев кебек механизаторлар хезмәт куя. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, бераз тын алуга, алда тагын күп көч сорый торган компания - печән хәзерләү чоры башлана, шушы ук механизаторлар терлек азыгы хәзерләү комбайннарына утырып терлек азыгы запасы туплауда алыштыргысыз хезмәтчәннәргә әвереләләр.

"Туган якларын якын иткән, җирдә эшләү өчен туган, басу-кырларны яраткан менә шушындый авыл эшчәннәрен башкаларга үрнәк итеп куябыз", ди Радик Шәрипович.

Чәчүлекләрне төрле авырулардан, корткыч бөҗәкләрдән саклау чараларына да зур әһәмият бирелә. Бу эшләрне "Туман" агу сиптерү агрегатында Илсур Шәйхразиев белән Данил Аделев башкара. Бу егетләрнең икесе дә тырыш, алны-ялны белми торган. Көнгә 200 гектардан артык мәйданда чәчүлекләргә агу сиптереп, гектарга 70 сум исәбеннән түләнелүен истә тотсак, икесенә көненә 14 мең сум хезмәт хакы эшлиләр. "Чәчүчеләрнең көнлек хезмәт хаклары 1500 сумнан ким булмый", ди баш икътисадчы Альбина Нургалиева.

-Тәмле аш кәеф күтәренкелеге өсти. Шуңа да ашларны тәмле итеп әзерләргә тырышабыз, төрләндереп торабыз, -ди хуҗалыкның ашханәсендә эшләүче Асия Шәйхразиева белән Ландыш Гыйздуллина.

Һәр елдагыча, быелгы язгы кыр эшләре чорында да механизаторлар көнгә ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән. "Меню һәр көн яңартылып, ашату яхшы оештырылгач, механизаторларның ару-талулары да сизелмәде, канәгать булып, күңел биреп эшләделәр", - ди директор урынбасары Мөнәвир Нургалиев.

Хуҗалык белән 17 ел җитәкчелек итеп бай хезмәт тәҗрибәсе туплаган, максатка ирешүчән, алга карап эш йөртә торган, көч-куәте, энтузиазмы ташып торган Радик Шәрипович яңа идеяләр тудырырга ярата, шуларны әледән-әле тормышка ашыра бара.

Хәтерендә әле, ул чактагы "Җиңүнең 30 еллыгы" колхозын җитәкли башлаганда, Әтрәкле башлангыч мәктәбенең бинасы бик начар хәлдә була. Ата-аналарның үтенечен истә тотып, колхоз идарәсе урнашкан бина үзгәртеп, ремонтлап, әлеге мәктәп карамагына тапшырыла. Ә колхоз идарәсе бер ел буена ферма территориясендәге терлекчелек йортына күченеп тора. 1 елдан соң ташландык хәлдәге янгын депосына реконструкция ясап, шунда күченәләр.

Мәктәп дигәннән, Радик Шәрипович якын-тирәдәге авылларда урта мәктәпләрнең берәм-берәм ябылуына борчылуын тыеп тора алмый, бу хакта сүзен дәвам итеп болай ди: "Авыл мәктәпләрен район башлыгы, ТР Президенты бетерми аны, авыл мәктәпләрендә укучы балалар булмаганга күрә бетә ул мәктәпләр. Мәктәпләрдә балалар нигә юк соң? Авылдан яшьләр китә, алар киткәч, авылларда балалар юк. Минем фикеремчә, мәктәбе булган авылның киләчәге бар. Безнең "Заиковский" хуҗалыгында Әтрәкледән тыш тагын Калтак, Филимоновка, Чупай, Айман авыллары кешеләре дә эшли. Бүгенге көндә Әтрәкле башлангыч мәктәбендә 19 бала укый. Күршедәге Татар Мөшегесе урта мәктәбендә барлыгы 51 бала укый, анда Әтрәкледән - 16, Айман авылыннан 9 бала барып укый. Калтак урта мәктәбендә барлыгы 68 бала укый, шуларның 12се Филимоновка белән Чупай авылыннан барып укучылар.

Без хуҗалыкта нәкъ менә шушы киләчәк буын - яшьләр турында кайгыртырга, аларның авылда калулары өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Хуҗалык урнашкан авылларда соңгы елларда яшьләр программасы буенча 35 гаилә йорт салып керде. Йорт төзегәндә әлеге гаиләләргә техника һәм төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтелде".

Әйе, хуҗалыкта теге яки бу тармакта җитештерүне арттыру төп юнәлешләр саналса да, социаль-мәдәни мәсьәләләр дә читтә калмый. Бу яктан хуҗалыкның үз көче белән ел саен нинди дә булса бер эш башкарып куялар, яисә теге яки бу объект төзелешенә саллы өлеш кертәләр. Билгеле, болар Радик Шәриповичның хуҗалык җитәкчесе буларак кына түгел, район Советы депутаты буларак та башкарыла. Нәкъ аның инициативасы буенча авылның йөзе елдан-ел уңай якка үзгәрә. "Авылны яратуым, авыл кешеләренә хөрмәтем башкарылган эшләремдә чагылыш таба. Бездән соң килгән буын безнең хезмәтләргә карап соклансын, аларны дәвам итсен иде", ди ул. Ә мондый эшләре аз түгел:

2004 елда Әтрәкледә авыл клубы төзелгәндә хуҗалык саллы өлеш кертә: техника һәм төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтелә.

2008 елда Чупай чишмәсе төзекләндерелә,

2009 елда авыл эчендәге юллар тәртипкә китерелә,

2010 елда авыл мәчете яңартыла, сугышта һәлак булучылар хөрмәтенә идарә янында һәйкәл куела,

2011 елда Рус Мөшеге авылы янәшәсендәге урман куенындагы чишмә ремонтлана, шундагы тагын бер чишмәне төзекләндереп, аның янәшәсендә мәчет төзеп куела.

2012 елда Әтрәкле авылында ял паркына нигез салына: авыл территориясендә 2 мең төп агач утыртыла.

Быел идарә бинасы каршына сабантуй мәйданы төзеп кую да "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттаховның инициативасы буенча. Дөресрәге, ул - авыл кешеләре өчен ял паркы булачак. Шунда ук хуҗалыкның музее да булдырылачак. Сабантуй урынын авыл башына күчерү уе тик торганнан түгел, әлбәттә. "Гомер буена авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, бүгенге көндә олыгайган авыл кешеләренең үтенечләрен күздә тотып, милли бәйрәмебездә авылның олысы-кечесе катнашсын, күңел ачсын, дигән максат белән күчерелде. Һәрвакыт эшләргә дә эшләргә генә димәгән, тирә-ягыбызның матур табигатенә карап соклансын, шушы паркларга кереп ял итеп алсын иде авыл кешеләре", ди ул бу уңайдан. Авылдагы бар кешедән дә иртәрәк уянып һава торышының нинди булуына карамыйча эшкә кузгалган терлекчеме ул, кызу, җилле кояш астында җир эшкәрткән, ашлык үстергән игенчеме ул, бик тә лаек алар мондый игътибарга.

"Заиковский" хуҗасы Радик Фәттахов безне озатып калганда да барысы да авыл турында кайгыртып, аның киләчәген һәм авыл кешеләре мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарыла дигән фикерен куәтләде һәм: "Без һәр тармакта: игенчелектәме ул, терлекчелектәме, керемне күбрәк алырга омтылабыз, эш урыннарын саклап калу өчен, производствоны алга җибәрү өчен бөтен көчебезне куябыз, әмма төп максатыбыз - шушы төбәктә яшәүче халыкның тырышып эшләвенә һәм мул, җиткелекле тормышта яшәвенә ирешү", диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X