Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазанның һәр ун көненең үз фазыйләте

Иртәгә, 15 май көнне, бөтен дөнья мөселманнары зарыгып көткән Рамазан аеның беренче 10 көне тәмамлана.

Ни өчен ункөнлекләргә игътибар юнәлтәбез, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) үзенең хәдисендә әйткән: “Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере”.

Ягъни, беренче 10 көндә ураза тоткан кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешсә, икенче ункөнлектә гөнаһалары гафу кылыныр. Шушы көннәрдә тәүбәдә булу бигрәк тә лазем.

Соңгы 10 көнендә ураза тоту тәмуг утыннан котылуга сәбәпче булыр. Бу вакыт уразаның тәмамлану чоры. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм Рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, пакь җанлы бала кебек булыр. Рамазанның ахыргы ункөнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә.

Рәмзил Садыйков,

Минзәлә имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев