Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринад Маннаков хезмәттән дә, тормыштан да канәгать

Минзәлә шәһәрендә төзелүче яңа балалар бакчасы объектында төрле һөнәр ияләрен, шул исәптән куәтле техникаларда эшләүчеләрне дә күрергә мөмкин. Автогрейдер машинисты Ринад Маннаковны да биредә очраттык. -Монда эш күп, бу арада бакча территориясендә асфальт юл салу эшләре бара, мин юлның нигезен әзерләүдә эшләдем, - ди Ринад Маннаков. Ул сүзгә дә юмарт...

Минзәлә шәһәрендә төзелүче яңа балалар бакчасы объектында төрле һөнәр ияләрен, шул исәптән куәтле техникаларда эшләүчеләрне дә күрергә мөмкин. Автогрейдер машинисты Ринад Маннаковны да биредә очраттык.

-Монда эш күп, бу арада бакча территориясендә асфальт юл салу эшләре бара, мин юлның нигезен әзерләүдә эшләдем, - ди Ринад Маннаков.

Ул сүзгә дә юмарт булып чыкты, күтәренке кәеф белән, киң елмаеп үзенең хезмәт юлы һәм гаиләсе турында сөйләп алды. Үзенең хезмәте турында сөйләгәндә аның күзләре очкынланып китә. Туган якларыңда хезмәт куюын зур бәхеткә саный. Николай Секунов җитәкчелегендәге "ГарантПлюс" ҖЧҖдә 2007 елдан бирле эшли ул. Соңгы елларда районыбыз авылларында барган юл төзелешенә аның да хезмәте кергән.

- Кайда җибәрәләр, шунда барам. Үзебезнең районнан тыш, башка районнардагы юл төзелешендә дә , әйтик, Тукай районында, Актанышта юллар салуда катнашырга, узган елны Алабугада эшләргә туры килде. Минзәлә күперендәге юл төзелешендә дә катнаштым. Йөрәк гел эшкә җилкенә, тик тора алмыйм, эш яратам, сыйфатлы булсын өчен бар тырышлыгымны куям, - диде ул.

-Җәйге көннәрен нигездә төзелешләрдә үткәрсә, кышын да эшсез тормый, авыл юлларын кардан чистарта. Кайда эшләсә дә, җаваплылык тоеп, намус белән башкара, - дип мактау сүзләре яудырды аның хакында җитәкчесе Николай Сергеевич.

Безнең белешмә

Ринад Маннаков хатыны Гөлсинә белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Гөлсинә Богодаровкада ярдәмче хуҗалыкта бухгалтер булып эшләп пенсиягә чыккан. Уллары өйләнеп, гаилә корып җибәргән.

-Улыбыз Илдар гаиләсе белән Чаллыда яши. Руслан белән Илнур гаиләләре белән Минзәләдә, безнең янда яшиләр. Руслан йорт салу мәшәкате белән йөри. Дүрт оныгыбыз - безнең куанычыбыз, - дип сөенечен уртаклашты ул тормыштан канәгать булуын искәртеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев