Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль һәм мәдәни проектларның v конкурсында Минзәлә районыннан 5 проект җиңде. Котлыйбыз!

Казанда "РИТЭК" ААҖ һәм коммерцияле булмаган "Лукойл" Хәйрия фонды" социаль һәм мәдәни проектларның V конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, "Лукойл" ААҖ президенты Вагит Аликперов, "Лукойл" ААҖ һәм "РИТЭК" ААҖ директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер, "РИТЭК" ААҖ генераль директоры Николай Николаев катнашты. Конкурс...

Казанда "РИТЭК" ААҖ һәм коммерцияле булмаган "Лукойл" Хәйрия фонды" социаль һәм мәдәни проектларның V конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, "Лукойл" ААҖ президенты Вагит Аликперов, "Лукойл" ААҖ һәм "РИТЭК" ААҖ директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер, "РИТЭК" ААҖ генераль директоры Николай Николаев катнашты.

Конкурс комиссиясе 147 проектны сайлап алган, 25 млн сум күләмендәге грант алар арасында бүленәчәк.

Безнең районнан 5 проект җиңде. "Туган як" номинациясендә "Солдатны хәтердә саклаганда, ул яши" проекты белән - картлар һәм инвалидлар өчен интернат-мәктәп, "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә "Хәрәкәт - ул тормыш" проекты белән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге грант иясе булган. 4 нче балалар бакчасы "Шәфкатьлелек" номинациясендә "Йөрәкләрдә - салават күпере" проектында җиңгән.

Коррекция интернат-мәктәбе "Шәфкатьлелек" номинациясендә берьюлы ике проектта җиңгән: беренчесе - "Коррекция интернат-мәктәбен тәмамлаучыларны мөстәкыйль тормышка социаль-психологик яктан әзерләү өчен шартлар тудыру", икенчесе - "Тормыш ул - театр" проекты. Җиңүчеләрне котлыйбыз, проектлар уңыш китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев