Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“РИТЭК” проектлары – гамәлдә

Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Туган як" һәм "Шәфкатьлелек" номинацияләрендә җиңгән "Без хәтерлибез, без олылыйбыз" һәм "Авылда тимурчылар хәрәкәте" проектларын тормышка ашыру максатларында "Тургай" социаль приютында бик күп эш башкарылды.

Беренче проектны тор­мышка ашыру буенча бу­лачак музейга экспонат­лар җыю өчен приютта тәрбияләнүчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән торган эзтабарлар отряды оешты. Музей интерьерын бизәү эшләре бара: милли кос­тюмнар кигән ике манекен, "Минзәлә районының Со­ветлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалер­лары", "Символика" исем­ле ике стенд булдырылды, стеллажлар исәпләү тех­никасына заявкалар би­релде. Приют базасында "Иске Матвеевка авылы та­рихы" түгәрәге эшли. "Экс­курсовод эше нигезләре" курсын узу өчен Яр Чаллы тарихы музеенда булып кайттык. Минзәлә педаго­гия көллиятендәге Муса Җәлил музеенда, туган якны өйрәнү музеенда, Никольск кафедраль собо­рында, Собор мәчетендә булдык.

Урта һәм югары сыйныф укучылары белән Вол­гоградта дүрт көнлек сәяхәттә булдык. "Ста­линград сугышы геройла­рына" тарихи-мемориаль комплексын карадык.

Укучылар ватанпәрвәрлек юнәлешендәге район, шәһәр, зона күләмендә уздырыла торган ярыш­ларда катнаша: "Развед­чиклар мәктәбе", "Брейн-ринг-2012", "Зур манев­рлар", "Без - Ватанның киләчәк сакчылары" шун­дыйлардан. Бүгенге көндә проектның кино елъяз­масын булдыру өстендә эшлибез.

"Шәфкатьлелек" но-минациясендәге "Авылда тимурчылар хәрәкәте" проектының максаты - ба­лаларда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә ка­рата хөрмәт, кызгану хисләре, миһербанлык тәрбияләү. Проектны тор­мышка ашыру тимурчы­лар отряды утырышыннан башланды, анда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында мәгълүмат бирелде, эш планы расланды.

Проектны тормышка ашыру кысаларында ап­рель аенда приютта тәр-бияләнүчеләр өлкәннәр белән берлектә Алабу­га, Казан шәһәрләрендә Раифа монастырендә булдылар. 2-4 төркемдә тәрбияләнүчеләр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт дра­ма театрында булдылар. Отряд эшчәнлеген яктыр­тып бару өчен махсус сайт ачылды. Атна саен тимур­чылар "Ишегалды" акци­ясе уздыра. "Матурлык дөньяны коткара" акциясе узды.

Балалар хезмәткәрләр белән берлектә агач утырттылар, өлкәннәрнең ишегалларын, Бөек Ва­тан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар. Бөек Җи-ңү бәйрәме уңаеннан үзләре шефлык итүче өлкәннәрне бәйрәм та-бынына дәштеләр, аларга бүләкләр әзерләделәр. "Солдат булып тумыйлар" бәйрәм концерты һәркем күңеленә хуш килде.

Балалар ай саен "Тимур­чы" стена газетасы чыгара. Приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ве­тераны М.П.Гулявцевны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ветераннар өчен "Йөрәктән - йөрәккә" баш астында бәйрәм кон­церты күрсәттеләр.

Мондый мөһим һәм кирәк­ле проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен "РИТЭК" ААҖгә рәх­мәт белдерәбез.


урнашканлыктан, бала­лар маршут бите буен­ча урында ориентлашу күнекмәләрен күрсәтергә тиеш иде.

Балаларның табигать, аның проблемалары турында күзаллавын киңәйтү өчен "Эколо­гик калейдоскоп" уен-сәяхәте эшләнде һәм уздырылды. "Әфлисун" һәм "Зоопарк" коман­далары табигатьне иң яхшы белүче исемен яу­лау өчен ярыштылар. Уен өчен сайланган биремнәр эчтәлеге буенча төрле һәм мавыктыргыч иде. Те­оретик дәресләрдән тыш балалар белән хезмәт күнекмәләрен күрсәтү буенча да чаралар узды.

Шәһәрдә чисталык сак­лау, хезмәт күнекмәләре булдыруны формала­штыру өчен көрәк, тыр­ма кебек эш кораллары булдырылды. Балалар Бөек Ватан сугышы ве­тераннары, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр ише­галларында тәртип урна­штырдылар.

Түбәндәге акцияләр планлаштырылды һәм уздырылды. "Без бу яманлыкны җиңәрбез!" акциясе тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян са­луын кешеләргә тагын бер кат аңлату өчен генә түгел, ә тартучыларның тәмәке төпчеге, тәмәке каплары белән шәһәрне ничек пычратуын аңлату максатларында узды­рылды.

Чыршыларны саклау максатларында "Яшел чыршы" экологик акци­ясе уздырылды. Остаз дәресләрендә балалар Яңа ел бәйрәменә төрле материаллардан чыршы ясарга өйрәнделәр.

"Кошлар ашханәсе" ак­циясе барышында да балалар төрле матери­аллардан кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр һәм аларны шәһәр пар­кындагы агачларга элделәр.

Җир көне уңаеннан "Җир шары - безнең йортыбыз" акциясе Муса Җәлил исемендәге паркта узды. Иреклеләр көче белән паркта өмә узды.

Экологик культура элементларын фор­малаштыру, хезмәт эшчәнлеге күнекмәлә-рен камилләштерүдән тыш, әлеге программа дөньяны эстетик яктан танып белүне үстерүгә дә исәпләнгән иде. Чөнки табигатькә мөнәсәбәт бик тәэсирле, хисле бит ул. Шушы максатларда "Та­бигать - безнең йорты­быз" рәсем конкурсы уз­дырылды. Балаларның иң яхшы эшләре шәһәрнең рейс автобуслары салон­нарына урнаштырылды, халык алар өчен тавыш биреп, иң яхшыларын сайлауда булышты.

Бу экологик програм­маны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ясаганда шуны да әйтергә кирәк: балалар аңында экологик танып белү, экологик куль­тура элементларын фор­малаштыруга юнәтелгән чаралар бер үк вакытта җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормалары, патри­отик тәрбия дәрәҗәсен күтәрү, үсмерләрне хез-мәт эшчәнлегенә җәлеп итү, яшьләр арасында тискәре күренешләргә юл куймау кебек мөһим мәсьәләләрне дә хәл итте.!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X