Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй илчеләре, яки Түбәтәйле дүрт тәүлек

Кайсыгызның туган көнендә эшлекле сәфәр белән ерак юлга автобуста чыгып киткәне бар?

Ә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдиновның язмышына быел шулай язылган икән. Ул район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов җитәкчелегендәге 31 кешелек рай­он делегациясе составында Төмән өлкәсенең Түбән Тавда районында үткән өлкә сабан туенда булды. Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре, яшь та­лантлар - Р.Кәбиров, Н.Нуруллина, В.Тимергалиева, О.Краснова, Т.Гыйләҗева, А.Латыйпов, Габдуллиннар, И.Каюмов, А.Шакиров, Әлмиевалар, Е.Голякова, театр артистлары Р.Муллина, Э.Гәрәева, Л.Минимуллин, И.Хисмәтуллин, Р.Абзалов, Р.Хафизов, көрәшчеләр Р.Бәдриев (судья, тренер), А.Билалов, Р.Әхмәтшин, Р.Шәйхетдинов, Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә башка районнар кебек үк, татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабантуй илчеләре буларак бардылар. Делегация составында кемнәр баруын санап чыгу юкка түгел. Күз ал­дына китерегез, 1200 ча­крым автобуста барырга, Татарстанны, Минзәләне лаеклы күрсәтеп чыгыш ясап, шул ук көнне кай­тыр юлга чыгу өчен рай­он даны турында уйлау белән беррәттән, физик яктан да сәламәт булу бик мөһим.

Район хакимия­те башлыгы Рәсим Мөкәррәмовичның оза­тып калуы, юл буенча хәлне белеп торуы, Тав­дада коллектив белән аралашуы һәм кайткан­да район чигендә каршы алуы районның сабан­туй илчеләренә позитив кәеф өстәде. АТП ди­ректоры Рамил Кәримов җитәкчелегендә барган шоферлар - Николай Лебедев һәм Сергей Бердниковның югары профес сиона ль легенә делегациянең һәр әгъзасы югары бәя бир­де.

Түбән Тавда авылындагы сабантуйның ничек үтүе хакында тәфсилләп язар­га җыенмыйм. Әмма авыл, аның үзенчәлекләре ха­кында кайбер бизәкләрне әйтмичә ярамас.

Авыл зур, соңгы еллар­да төзелгән күп фатир­лы матур йортлар бик күп, фонтаны эшләп утыра. Безнең килгән хөрмәткәдер инде, кичен беразга гына булса да фонтанны төсле утлар белән дә яктырттылар.

Шифер түбәле иске йортлар да җитәрлек. Шул иске өлештә тро­туар салып куюлары, су агарлык канау, торбалар салып, һәр йорт капка төбенә асфальт салы­нуы минзәләлеләрне бик гаҗәпләндерде. Әмма көнләшү бу яктан түгел, ә башкадан булырга тиеш. Район башлыгы Рәсим Садыковның әлеге район вәкиле (башлык коман­дировкада иде, бу яклар­да район башлыклары тәҗрибә уртаклашырга Италиягә баралар икән) белән сөйләшүендә кат­нашып, шуны аңладым. Район бюджеты 1,2 млрд сумнан артып китә (бездә шуның өчтән бере) һәм күп өлешен максат­чан программаларны финанслауга бирәләр икән. Шуңадыр да, авыл үзәгендәге балалар мәйданчыклары зурлы­гы һәм төрлелеге белән хәйран калдыра. Район үзәгендә 17 мең кеше яши (районда - 24 мең), өр- яңадан салынган чиркәү бар. Ә мәчет - татарлар күбрәк яшәгән авыллар­да. Кичен тәртип сакларга казаклар чыга, аларның хәтта нагайкалары да бар. Бездә дә ДНД сафында (үзләренә аерым бер көн) аларны тәртип саклар­га чакырырга буладыр. Әмма казаклар турында сөйләшкәндә Татарстан кебек күп милләтле һәм диннәр төрлелеге булган республикаларда тарих­ны да онытып бетермәскә кирәк. Бу хакта бер чыгы­шында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә әйтте.

Районда ГИБДД бете- релгән. Әмма өлкәдән килеп крутойларның кикрикләрен шиңдереп китәләр икән. Аңлавымча, алар өчен авторитет - юл йөрү кагыйдәләре.

Тавда Россиянең Себер­не яулап алганда бер ныгытма алып торган. Юл буйларында хәзер дә олы-олы тәреләрнең очрап торуы әнә шул яу­лап алу инстинктының дәвамы дип аңларга була. Район мәйданы 735645 гектар тәшкил итә, шуның яртысын урманнар алып тора. Сөрүлек җирләре - 43656 гектар. Игенчелек һәм бәрәңге үстерү алга киткән. 87 күлнең 20 сендә балык тоту промысел дәрәҗәсенә күтәрелгән. Киндер авылында 2400 баш сыерга исәпләнгән мега-ферма бар. Сарык фермасы эшли. Кәҗә һәм страус фермасы төзергә җыеналар. ПК "Молоко" акционер җәмгыяте күп төрле сөт продукциясе чыгара. Делегациянең бер өлеше шул оешманың "Бәхетле Сибирия" кунакханәсендә торды. Өч тегермәннәре эшләп тора.

Безне иң аптыратканы - Сабантуйның хәмерсез үтүе булды. Хәтта ул көнне тәмәке дә сатмады­лар. Алкогольле эчемлек Сабантуй мәйданында гына түгел, кибетләрдә дә юк. Хәтта сигарет та сатылмады бугай. Менә дигән үрнәк. Икенче үрнәк - мәйданда заводилылар (әйдәманнар булды). Мин башта аларны рәсми де­легация белән генә йөри дип уйлаган идем. Әмма ике гармунчы һәм бер тел остасы, җырчы соңыннан халык булган җирдә җырлап-биеп, дәрт өстәп йөрделәр.

Өлкә Сабан туе булса да, халык бик күп түгел иде. Бу хакта оештыручылар үзләре дә әйтте. Кайбер авылларда үтүче район Сабантуйларына кеше күбрәк тә җыела икән.

Әмма бөтен традицияләр дә сакланган. Бирегә татарлар аеруча күп яшәгән җиде район де­легациясе килгән иде. Һәрберсе үз композиция­сен әзерләгән. Төмәннең үзеннән килгән куль­тура үзәге дә тулы бер экспозиция тәкъдим итте. Биредә Сабан­туйны сабан бәйрәме дип кенә түгел, ә дус­лык һәм хезмәт бәйрәме дигән лозунг астында үткәрәләр. Аралашкан­да без - Себер татарла­ры дип сөйләшсәләр дә, җырларында:

Себер, Себер,

Бер син генә җирдә...

Минем мәхәббәтем - Казанга, дигән сүзләр яңгырый.

Андагы экспозиция, концерт номерларын сөйләсәң, сүзләр күп була. Теләгән кеше әлеге сәфәрдән виде­офильм карый алачак. Рөстәм Хәкимҗанов бөтен нечкәлекләрен төшерергә омтылды. Фильм әзер булгач, хәбәр итәрбез.

Делегациянең бердәм- леге татарча көрәш кара­ганда аеруча нык чагыл­ды. Мондый җанатарлык безнең көрәшчеләргә көч бирде. Көрәшчеләр күп иде. Төмәннән хәтта ирекле көрәш белән шөгыльләнүче бер ко­манда махсус килгән. Физик яктан әзерлекләре нык булган башка район вәкилләре дә җитәрлек иде. Шуңа да карамастан, безнекеләр призлы урын­ нарны алдылар. Өченче әйләнеш көрәшен ту­лысынча караган район башлыгы Рәсим Садыков Ринат Әхмәтшинның аб­солют батырга көрәшүенә соклануын белдереп ае­рым премия бирде.

Сабантуйны үткәргәч үземнең язу дәфтәремне делегация әгъзаларына бирдем. Анда Төмәнгә ба­рып кайту турында төрле фикерләр, тәкъдимнәр язылган. Киләсе елларда Татарстан хөкүмәтенең "Сабантуй" проек­ты сакланып, безнең район вәкилләренә тагын бер төбәккә ба­рырга туры килә икән, аларның күбесе тормыш­ка ашачагына шик юк. Кимчелекләр, кыенлы­клар, зарлар, авырулар онытыла ул. Вакыт филь­тры фәкать яхшы яклар­ны гына хәтердә калдыра.

Түбәтәйле дүрт тәүлеккә килгәндә, юлда "Минзәлә" дип язылган автобустан түбәтәйле кеше дә чык­кач, безнең Татарстаннан икәнлегебезне күрсәтү өчен мин кигән идем. Мак­тану өчен түгел. Туктаган урыннарда берәү дә кы­рын карамады. Ә Тавда­да татар икәнлегебезне белеп татарча әңгәмә коручылар күп булды. Ул якларда Татарстан­нан күчеп утыручылар шактый икән. Тавданың үзендә, мәсәлән, Апас районыннан күчеп килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X