Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй мөбарәк булсын!

Милли бәйрәмебез - район Сабантуе 8 июньдә Урман чишмәсе аланында була, ул 10 сәгатьтә башлана. Бәйрәм узган еллардагы традицияне дәвам итеп, иҗат коллективларының, драма театры артистларының театральләштерелгән чыгышы белән башлана. Мәйдан буйлап авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгылар колоннасы, спортчылар колоннасы узачак. Программада: район башлыгы Айдар Салахов котлавы; авыл хуҗалыгы, җитештерү...

Милли бәйрәмебез - район Сабантуе 8 июньдә Урман чишмәсе аланында була, ул 10 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм узган еллардагы традицияне дәвам итеп, иҗат коллективларының, драма театры артистларының театральләштерелгән чыгышы белән башлана.

Мәйдан буйлап авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгылар колоннасы, спортчылар колоннасы узачак.

Программада:

район башлыгы Айдар Салахов котлавы;

авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгыларны бүләкләү;

милли көрәш;

ат чабышы;

спорт ярышлары;

уеннар һәм аттракционнар;

район үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы.

Сабантуйда районның барлык хуҗалыклары үз продукциясен тәкъдим итәчәк, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк.

Автобуслар шәһәрнең Октябрь мәйданынннан һәм "Агыйдел" кибете яныннан йөриячәк.

Сабантуйга гаиләләрегез, туганнарыгыз, дусларыгыз белән рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев