Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сагындыра совет киносы

Шәһәребездә бердәнбер булган "Победа" кинотеатры яныннан узганда афишадан теге яки бу кино күрсәтеләчәге хакында укып китәм. Кая инде ул анда вакыт табып тәвәккәлләп кереп утыру! Аннары бераз сәеррәк тә тоела. Ничек инде өйдә ничәмә-ничә каналдан җаның телгән фильмыңны карау мөмкинлеге булганда, кинотеатрга киләсең? Өйдә кырын ятып телевизордан фильм карау бер...

Шәһәребездә бердәнбер булган "Победа" кинотеатры яныннан узганда афишадан теге яки бу кино күрсәтеләчәге хакында укып китәм. Кая инде ул анда вакыт табып тәвәккәлләп кереп утыру! Аннары бераз сәеррәк тә тоела. Ничек инде өйдә ничәмә-ничә каналдан җаның телгән фильмыңны карау мөмкинлеге булганда, кинотеатрга киләсең?

Өйдә кырын ятып телевизордан фильм карау бер нәрсә, ә билет алып, "контролен" ерттырып кереп, шыгрым тулы залда хисләнеп, башкаларның һәр сулышын, кичерешләрен тоеп, экрандагыны авылдашларың белән бер сулышта йөрәгең, җаның аша уздыру - бу бөтенләй башка... Кайсыбер йомшак күңеллеләр күз яшьләренә төелеп, манчылып ук карый бит әле аны... Балачагыбызда караган киноларыбыз кагыйдә буларак, сугыш турында була торган иде. Андагы геройлар белән бергә "үлеп", яңадан терелеп, хәтта тискәре рольдәге артистларны күралмас дәрәҗәгә җитеп тамаша кыла идек без аларны. Кино билетының бәясе зурлар өчен - 20 , ә балалар өчен 5 тиен иде. Кемнәрдер һинд кинолары килгәндә генә клубка баруны үзенә рөхсәт итә, ә кайбер авылдаш киноманнар берсен бер калдырмый гаиләсе белән йөри. "Тын Дон", "Таңнар анда тыныч иде...", "Күтәрелгән чирәм", "Дело было в Пенькове" кебек үзебезнең СССР фильмнарына каплана идек. Ә авылкүләм вакыйга ул әлбәттә инде ике серияле һинд киносы күрсәтелү. Аны карарга бөтен авыл халкы җыела. Әлбәттә утырырга урыннар җитми, әмма лента өзелү-ялгаулар белән өчәр сәгатькә сузылган һинд киносын бик күпләр тыгызланышып баскан хәлдә тын да алмый карыйлар. Бала-чага алда, идәндә тезләнгән инде. Андый чакларда клубның арткы ишеге дә ачыла. Ул заманда авыл халкы иң матур киемнәрен киеп килә клубка. Ир-ат өстенә бушлат, фуфайка, ә олы апалар, бигрәк тә әбиләр кара плюш жакет кия торган иде. Экранда аллы гөлле ефәктән киенгән һиндлеләр җырлыйлар, бииләр, елыйлар, көләләр, кыскасы, экранда матур тормыш гөрли... Кешегә сәяхәт итүләр мөмкин булмаган ул елларда, башка илләр белән элемтә юк дәрәҗәсендә булган заманда әлеге мөмкинлекне әнә шул һинд һәм башка чит ил кинолары бирә иде. Рухи ачлыктан шулар коткара, сулар һавабызны шулар сафландырып җибәрә иде. Без, Совет чорындагы вәзгыятьтә яшәгән кешеләр, шул вакыттагы киноларны сагынып искә алабыз. Нинди тирән эчтәлекле, югары әхлак нормаларына нигезләнеп эшләнгәннәр иде алар! Каналлар күбәйгәч, хәзер дә күңелләр сусаган чакта аларны карау мөмкинлегебез бар, шунысына сөенәбез. Заман үзгәрә, аның белән бергә сәнгать тә үзгәрә. Ул шулай булырга тиештер дә. Ә хәзер телеканалларда ничек итеп урларга, кеше үтерергә, банк басарга, көчләргә өйрәтәләр, аларның җентекләп эшләнгән алгоритмын бирәләр. Кешенең психикасына зур зыян салучы фильмнар да күп. Берничә ел рәттән баручы мәгънәсез сериалларны карасам, минем күңел болгана башлый. Балалар өчен мультфильмнар нинди соң? Совет чоры мультфильмнарын искә төшерик. Башлыча рус классиклары әсәрләренә, әкиятләргә нигезләнеп иҗат ителгән мультфильмнарда ачык төсләр белән эшләнгән табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар дөньясы балаларны гына түгел, олыларны да җәлеп итәрлек. Аларда көчсезләргә ярдәмгә килү, дуслык, хезмәткә - хөрмәт, иптәшеңне бәладән йолып калу, яхшылыкның явызлыкны җиңүе, табигатьне саклау беренче планда. Бүген чит ил мультфильмнарындагы геройларны нәрсә икәнен таный алмыйча аптырап бетәсең, әллә кош, әллә җәнлек, әллә кеше - әлләни шунда. Аларда да тискәре герой уңай герой белән көрәшә. Анда бу көрәш рәхимсез, көчленең көчсезне кыерсытуы аша гәүдәләнә. Бала боларны күңеленә сеңдереп, бәгырьсезгә әйләнә, начарлыкка өйрәнә. Ул моны киләчәктә кулланмас дип кем әйтә ала? Мондый мультфильмнарда вакыйгалар, күренешләр шулкадәр тиз кабатлана ки, соңыннан бу фильмны искә төшерә алмый азапланасың. Аларда сюжет, эчтәлек юк дәрәҗәсендә. Хәзерге техник чаралар ярдәмендә кеше күңелендә шатлык, миһербанлылык тәрбиялисе урында, курку хисе, рәхимсезлек тәрбияләү күпкә җиңелрәктер, күрәсең. Мондый мультфильмнарны балалар гына түгел, акыл ягыннан азрак түбән торган олыраклар да җиңел кабул итәләр. Шуңа күрә алар тиз таралалар. Акчага табынган заманда бу аңлашыла да. Ә безнең киләчәгебез дип йөргән балалар һаман зыянлы фильмнар карый, начарлыкны сеңдере

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев