Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк

Район администрациясенең утырышлар залында ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция режимында чираттагы утырышы булып узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер –министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 14 нче октябрь)
–Катлаулы чорда яшибез, бүген коронавирус безнең белән янәшә, вируслы чирләр арткан чакта коронавирус таралуга юл куймас өчен җәмәгать урыннарында битлек кию, антисептик куллану зарури. Гомум вакцинацияләү булганчы һәр җитәкче үз кул астында эшләүчеләр өчен җаваплы булырга тиеш, уртак тырышлык белән генә әлеге инфекцияне җиңәчәкбез, диде Ләйлә Фазлыева.
Хәзерге вакытта вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча профилактик чаралар-көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Бу район җирлегендә яшәүче халыкның сәламәтлеге, иминлеге өчен кирәк.Районыбызда вируслы авыруларны булдырмау һәм аларга каршы көрәшү буенча максатчан эш алып барыла. Сәламәтлеккә сакчыл карап, җәмәгать урыннарына йөрүне киметү, шәхси саклану чараларын куллану мөһим. Ә менә кайсыбер кибетләрдә сатучыларның сатып алучыларны кисәтүләренә карамастан, битлек кимиләр, нәтиҗәдә алар да, сатучылар да штрафка тартыла.
–Кибетләрдә битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәскә. Үзебезне саклау өчен кибетләрдә, җәмәгать транспортында маска кию мәҗбүри булып кала, – диелде киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X