Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезгә соцпакет эләгәме?

Хәзер кешеләрне эшкә чакырганда игъланнарда тулы соцпакет дигән гыйбарә күренә башлады. Хәзер телгә "социаль җаваплы бизнес" дигән сүз дә яңадан кайта башлады. Тикшерүләр күрсәткәнчә, социаль пакетның иң гадие - Яңа елга бүләкләр өләшү. Я, кайсыгыз алда. Ат елында өстәмә порция ашамлык. Корпоративларда (сүз бизнес структуралар турында бара) бәйрәм иттегезме? Ярдәмче...

Хәзер кешеләрне эшкә чакырганда игъланнарда тулы соцпакет дигән гыйбарә күренә башлады.

Хәзер телгә "социаль җаваплы бизнес" дигән сүз дә яңадан кайта башлады. Тикшерүләр күрсәткәнчә, социаль пакетның иң гадие - Яңа елга бүләкләр өләшү. Я, кайсыгыз алда. Ат елында өстәмә порция ашамлык. Корпоративларда (сүз бизнес структуралар турында бара) бәйрәм иттегезме? Ярдәмче хуҗалыктан бушка ит яисә ярма алдыгызмы?

Заманында мондый бүләкләр безнең илдә дә очраштыргалый иде. Ә экономик яктан үскән илләрдә мораль стимуллар хәзер дә киң кулланыла. Табигатькә коллектив белән чыгулар аларда хәзер дә кулланыла.

Чыннан да, нәрсә керергә мөмкин соң социалкага!

- Бушлай ашату.

- Ирекле медицина иминиятенең полисы,

- өстәмә (дәүләтнеке булмаган) пенсия иминияте,

- җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге,

- Яңа елга бүләкләр,

- больничный, йөклелек һәм бала табу отпускасында уртача хезмәт хакын саклау,

- балалар лагерларына путевкалар,

- балалар бакчаларына түләү,

- материал ярдәм, фатир алганда процентсыз займ биреп тору,

- фатир өчен, коммуналь хезмәтләр өчен түләү,

- бассейннарга, концертларга, фитнес үзәкләргә, клуб... (бушлай билет).

Билгеле, мондый бүләкләр "пакеты" тулысынча предприятиегә бик кирәк булганнарга гына биреләдер. Шулай да, кайсы оешмада әлеге төрләрнең берәрсе кулланыламы? Хәбәр итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев