Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шашлык өчен – штраф

Җәй башлануга автомобиль йөртүчеләрнең күпчелеге торган саен ешрак табигать кочагына чыгып ял итә башладылар. Анда чыккач, кагыйдә буларак, учак ягып яки мангалларда нәрсә дә булса әзерләү гадәти күренешкә әверелде. Бу язмада сүз шашлык әзерләү рецептлары турында түгел, ә урманда учак яккан өчен штрафлар турында. Марсель Ханнанов, "Минзәлә урманчылыгы" ГКУның баш...

Җәй башлануга автомобиль йөртүчеләрнең күпчелеге торган саен ешрак табигать кочагына чыгып ял итә башладылар. Анда чыккач, кагыйдә буларак, учак ягып яки мангалларда нәрсә дә булса әзерләү гадәти күренешкә әверелде. Бу язмада сүз шашлык әзерләү рецептлары турында түгел, ә урманда учак яккан өчен штрафлар турында. Марсель Ханнанов, "Минзәлә урманчылыгы" ГКУның баш дәүләт урман инспекторы урынбасары. Урманда учак яккан өчен штраф күләме шактый саллы, аның күләме юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен каралган байтак штрафларны үтеп китә. Урманда учак яккан өчен штраф рәвешендә административ җәза түбәндәге очракларда салынырга мөмкин: урманда учак кабызганда (КоАПның 8.32 маддәсе). Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга кисәтү ясалырга яки 1000 сумнан алып 2500 сумга кадәр, вазифаи затларга -5000 сумнан алып 10000 сумга кадәр, юридик затларга - 30 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр адмштраф каралган. Янгынга каршы махсус режим шартларында (30нчы маддә) урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 3 мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга -10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр адмштраф каралган. Янгын куркынычсызлыгы көчәйгән очракта территорияләрдә дәүләт власте яки җирле үзидарә органнары карары белән янгынга каршы махсус режим урнаштырыла. Махсус режим чорында урманга автотранспорт белән керү тыела, кагыйдәләрне бозган өчен адмштраф күләме шактый саллы. Учаклар ягып күңел ачу кабатланмас мизгелләр бүләк итә, әмма учаклар кабатланмас бәла-каза сәбәпчесенә әверелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев