Минзәлә
  • Рус Тат
  • Сәләт нәселдән килә

    Минзәләнең борынгы сәүдәгәрләр шәһәре булуын Башкортостанда янәдән искә төшергәннәр, күрәсең. Югыйсә, ничәмә чакрым юл узып, нәкъ безнең шәһәр базарына сәүдә итәргә килмәсләр иде.

    Тал чыбыгыннан, каен тузыннан үреп ясалган кәрзиннәр, төрле зурлыктагы шешәләр, ашханә өчен такталар, балта, чүкеч сабы кебек башка йорт-кирәк яраклары янәшәсендә күз явын алырлык бизәкле көянтәләр, пар аккошлар, төрле үлчәмдәге чаңгылар, тәрәзә йөзлекләре алып килгән оста. Чаңгыларга аеруча тукталасы килә, минзәләлеләр аларны аеруча яратып алды. Элмә агачын эшкәртеп, чаңгы хәленә китергәнче, күпме хезмәте кергән останың! Әле бит бер агачтан бер пар чаңгы чыга дигән сүз түгел. Агач кәүсәсенең төньякка караган ягы күпкә юкарак була, ә көньяктагысы, киресенчә, калынрак. Менә шул үзенчәлекләрне дә исәпкә аласы икән бит. Ауга бару өчен, биек тауларда шуу өчен, гап-гади прогулка өчен дип һәрберсен аерым ясаган ул аларның.

    "Дагалы йорт, догалы йорт", - диләр безнең халыкта. Шуны истә тотыпмы, гәрчә үзләре шәһәр йортында яшәсәләр дә, диварга элеп куярга дип алалар бизәкле көянтәләрне. Аннары бар йоласын китереп үткәрелгән татар туйлары да бөтенләй үк тарихка кереп калмаган ич әле. Күз явын алырлык көянтә-чиләк күтәргән киленне күреп кем генә сокланмас!

    Әлеге эшләнмәләре белән Солтангол Фахразиев Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәр-ләрендә күргәзмәләрдә дә катнашкан. Ничек ясавым турында кызыксынучылар да, җиһазларым янында фотога төшүчеләр дә булды, ди остакул. Күбесенчә юкә, элмә агачлары белән эшләргә ярата икән. Соңгысы кызыл агачлар төркеменә керә, кыйммәт тора. "Заказлар берсе артыннан икенчесе килеп тора, - ди ул. - Аеруча тәрәзә йөзлекләренә сорау зур. Аларның берсен ясау өчен тулы бер көн кирәк. Хәзерге көндә остаханәдә барлык төр эш коралларым да бар. Сызымнарны күбесенчә үзем уйлап табам. Кичтән күзалдына китереп йөрим дә, иртән кәгазьгә төшерәм, аннан шаблон ясыйм", - дип эш серләре белән бүлеште, альбомдагы өлгеләрен күрсәтте остакул.

    Башкортстанда халык промыселлары белән шөгыльләнүчеләргә игътибар зур икән, базарда сәүдә иткәндә урын өчен акча да түләтмиләр, - ди ул.

    "Мондый сәләт бездә нәселдән килә. Минем әтием балта остасы булып эшләде. Мине дә бу шөгыль үзенә тартты. Әтием буралар бурап йөрде, ишекләр, урындыклар ясый иде. Ул чагында сатып алырга да юк иде бит. Гел мөрәҗәгать итеп тордылар, - ди Солтангол әфәнде. - Мин үзем ясаган әйберләрне кабат-кабат карап йөрим. Сокланам мин аларга. Бер караганда матур кебек, икенче караганда кайсыдыр җире ошап та бетми. Күргән кешеләр дә бәя бирә".

    Кызганыч, халкыбыз җәүһәрләре булган мондый эшләнмәләр ясау белән яшьләребез кызыксынмый диярлек. Юкса никадәр күңел җылысы кергән бит аларга!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: