Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышлар була күрмәсен

Чәчкәле Байлар кызы мин. Газетада сугыш чоры балалары турында язмаларга конкурс игълан ителгәч, катнашырга булдым әле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгән бу көннәрдә үземнең шушы авыр елларга туры килгән балачагым, үсмер вакытым турында сөйлисем килә. Әйе, бик күп михнәт татырга туры килде безгә. Бүгенгедәй хәтеремдә, сугыш чыгу белән, 22...

Чәчкәле Байлар кызы мин. Газетада сугыш чоры балалары турында язмаларга конкурс игълан ителгәч, катнашырга булдым әле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгән бу көннәрдә үземнең шушы авыр елларга туры килгән балачагым, үсмер вакытым турында сөйлисем килә.

Әйе, бик күп михнәт татырга туры килде безгә. Бүгенгедәй хәтеремдә, сугыш чыгу белән, 22 июньдә үк абыйга повестка килде, хатыны белән өч баласы калды аның. Икенче абыйның буе кечкенә булгач, сугышка алмадылар, Ижауга корал заводына җибәрделәр. Без апам һәм әнәй белән яшәп калдык. Беренче елны мәктәпкә бару насыйп булды әле. Икенче елны Күзкәйгә барып укырга кирәк бит. Барасым бик килә, әмма аягыма кияргә юк. Җитмәсә квартирда торган өчен бер ат йөге утын да бирергә кирәк. Кая инде ул утын!? Үзебез дә салам ягып чыгабыз. Төнге уникеләрдә урманга утынга менәбез. Лесник очраса, беттең дигән сүз.

Шулай итеп, укый алмадым, дүрт класс белем белән калдым. Ашарга да юнәтергә кирәк. Тәкермән басуында казылмый калган бәрәңге барлыгын ишеттек. Аякта чабата, бер җебегән, бер каткан җирдән барабыз шулай. Черек бәрәңгене җыеп таска салабыз, кортларын чүплибез, ак җирләрен аерып алабыз. Әнәй мичне пумала белән себереп, шунда сала бәрәңгене, без сөенә-сөенә ашыйбыз. Әнәй дә: "Аллага шөкер, бүген ашарыбызга бар, балалар", - дип куана иде. Шулай да күңелне төшермибез, шат булырга тырышабыз.

Җаныкаем, кәлҗемәкәй,

Нигә чәчәк атмыйсың?

Егерме бишне ашасам да,

Йөрәгемә ятмыйсың, дип җыр да такмаклый идек әле.

Апам дуңгыз карый иде, аның янына алар өчен пешерелгән бәрәңгене ашарга йөри идек. Әнәй җибәрә иде, үзе безне кисәтә, "өйгә алып кайта күрмәгез", ди. Бәрәңгене качырып кына мичтә дә тәгәрәтә идек. Берсендә шулай ферма мөдире Шакирҗан абый килеп керде дә: "Тәмле бәрәңге исе чыккан", ди. Без яшерен генә көлгә, корымга буялган авызларыбызны сөртәбез...

Сабантуй җитте, кияргә күлмәк түгел, яулык та юк. Җаен таптым бит, җиләк җыйдым да, Күзкәй базарына илтеп саттым, бәз тукымадан косынкалык алып, аның читләрен бөгеп, башыма яптым. Хатын-кызлар иртәдән кичкә кадәр уракта. Мин аларның балаларын карап торам, әрекмән белән күләгә ясыйм да, бишекләрен тибрәтәм, елаганын юатам, имезлеген каптырам. Бу вазифам өчен төш вакытында миңа ярты телем ипи бирәләр, валчыгын да коймыйча аның яртысын ашыйм, яртысын әнигә калдырам.

Урып-җыю беткәч, бишәр кило он бирәләр иде. Налог җыярга агентлар килә, аны ничек түләргә? Кайчак әни елга буена кача иде. Берсендә сыерыбызны пожарный сараена яптылар. Ничек итсәк иттек, агентлар киткәч, әнәй белән сыерны сарайдан чыгардык. Чарасызлыктан елый да торган идек.

Бервакыт әни Ижауга китте, шунда заводта эшли торган абыебызны чүплек башында күргәннәрен ишетеп кайткан. Без аның янына барырга дип, бәрәңге киптерергә керештек. Әнәй аны табып, ачлыктан шешенә башлаган, бетләгән абыйны ашатып, кулак дип куылган элекке күршеләребезне эзләп, мескенкәйне шуларда калдырган. Шулай итеп, әнәй аны исән калдырды. Без күргән авырлыкны сөйләп бетерә торган түгел инде.

Көннәрнең берендә авылга эвакуацияләнгән ятим балаларны китерделәр, без ниндидер тамаша карагандай, койма ярыгыннан карыйбыз тегеләрне. Үзебез русча белмибез, шулай да кайбер сүзләрне чамалыйбыз. Аларны колхоз ашатты, байтак яшәделәр әле алар.

Ә беркөнне клуб түбәсенә кызыл аләм элгәннәр. Шатлыгыбыздан нишләргә белмибез, кочаклашабыз, елашабыз: "Ура! Сугыш беткән!", дип кычкырабыз.

Әмма тормышлар тиз генә җайланмады шул. 51 нче елны миңа 15 яшь тулды. Иванаевка кызы Катя, Тамара Федорова, Фәткыя һәм мине урман кисәргә җибәрделәр. Алар исән микән, бик күрәсем килә шуларны. Арыш капчыгыннан тегелгән котомкага өч кием чабата, каткан ипиләр салдык. Курьядан чыгарып, соңгы пароход белән озаттылар безне.

Пермь өлкәсендә төштек, аннары товар поездына утыртып җибәрделәр. Бик ерак бардык, галәмәт зур чыршы урманына китерделәр. Монда кыш, 30 градус салкын, ә өстебездә сырган фуфайка гына. Егетләр белән бер баракка урнаштырдылар. Минзәлә егетләре дә бар, без кыргый бит инде, алар безгә тияр дип, куркып елыйбыз. Икенче көнне урманга киттек. "Менә сезгә пычкы, менә балта, менә сезгә ике мужик", - диделәр безгә. Колач җитмәслек агачны көч-хәл белән кисеп бетерүебез булды, утырды бит агачыбыз. Кичкә кадәр маташтык, берничек тә кыймшата алмагач, без дә утырып еладык. Төнлә белән качарга карар кылдык. Әйберләребезне төйнәдек тә, тәвәккәлләдек. Һәр җирдә "Осторожно, опасная зона! Медведь!" дип язу эленгән. Бара торгач, бер ут күреп, шул йортка шакыдык. Бер әби ачты, су сорадык. Су эчеп, рәхмәт әйтеп ерак та китмәдек, җигүле кошовка килеп туктады. Усал итеп: "Кая бардыгыз, каян кайтасыз?" дип сорадылар бездән. Йөрәгебез чыгарга җитте, шулай да: "Семечки продавать ходили", - дигән булабыз, ул чагында законнар каты бит. Бер йортка алып керделәр, телефоннан бик озак сөйләштеләр, ә без исә безне төрмәгә утырталар дип куркып елыйбыз. Грузовикка утыртып алып киттеләр. Бераздан гармун тавышы ишетелә башлады, татар көйләре уйныйлар! Безне Мөслим районыннан килгән урман кисүчеләр янына китергәннәр икән. Сөенечтән кочаклашып еладык. Безнең дүртебезне дә бер делянкага алдылар. Агач топчаннарда салам тутырылган мендәр, астыбызда салам. Шулай булса да җылы, шуңа куанабыз. Тора-бара акча да бирә башладылар, фотога төшерделәр, безнең эшебезне ошаттылар: "Бу татарочкалар бик әйбәт эшли", диләр. Без сөенәбез инде. Агач ботакларын бутыйбыз, чабаталар очлы ботакларга басудан бигрәк тиз тишелә, хәтта оекбашлар тишелеп, аяклар канап чыга иде. Чабаталарны ямарга землянкада яшәүче, пленнан соң калган немец янына җибәрә иделәр. Без хезмәте өчен аның тамагын туйдыра идек.

Ниһаять алты ай узды, апрель җитте. Кайтыр юлга чыктык, әмма ничек кайтырга белгән юк. Мең бәлаләр белән Мөслимгә кайтып, Югары Табын авылында кундык. Иртә белән кайтырга чыксак, күпер юк. Шәп-шәрә калып, әйберләрне баш өстенә күтәрдек тә, карлы-бозлы Мерәс суын кичтек. Бозлары тәнебезгә килеп төртелә, аны-моны карап торыш юк инде, тизрәк елганы кичәргә кирәк. Чыгу белән коры киемнәребезне кидек тә йөгердек кайту юлына.

Эшләгәнебезгә ике кило тары ярмасы, 40 сум акча бирделәр. Әнәйнең сөенгәнен күрсәң! Әле шушы акчага кызыгып, 52 нче елны тагын киттем урман кисәргә. Әнәй, ичмасам тамагың тук булыр дип, тагын җибәрде мине.

Ятим булгач, нужа шулпасын күп эчтек шул. Әтиле кешеләрне бик җибәрмиләр иде читкә. Без хәзер оҗмахта яшибез. Теге юк, бу юк, бәяләр арта дигән кешеләрне аңламыйм. Ипинең валчыгын да әрәм итмим. Кибет киштәләре сыгылып тора, ни теләсәң, шул бар. Балаларыма, оныкларыма да шуны әйтәм - эшләргә генә кирәк, эшләгән кешегә эш табыла. Илбашларына да Ходай ярдәм бирсен, рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев