Минзәлә
  • Рус Тат
  • Таләпләр катгыйлана

    2014 нче елның 1нче гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең "РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы һәм "Балалар төркемен автобсуларда йөртү кагыйдәләрен раслау турында"гы 2013 елның 17 декабрендагы 1176, 1177 санлы карарлары көченә керде. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә балалар төркемен автобусларда йөртү кагыйдәләре үзгәрә. Яңа тәртипләр буенча маршрут транспорт чаралары...

    2014 нче елның 1нче гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең "РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы һәм "Балалар төркемен автобсуларда йөртү кагыйдәләрен раслау турында"гы 2013 елның 17 декабрендагы 1176, 1177 санлы карарлары көченә керде.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә балалар төркемен автобусларда йөртү кагыйдәләре үзгәрә. Яңа тәртипләр буенча маршрут транспорт чаралары булып саналмаган автобусларда 8 һәм аннан күбрәк балаларны алып бару турында сүз бара. Мондый автобус «Перевозка детей» махсус билгесе белән җиһазландырылган булырга тиеш. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча автобус йөртүчеләргә дә профессиональ таләпләр куела. Болар «D» категориясе, өзлексез 1 еллык стаж, соңгы 1 ел эчендә транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителмәү һәм юл кагыйдәләрен бозмау... 7 яшькә кадәр балаларны 4 сәгатьтән артык автобуста алып бару тыела. Балалар автобуста 3 сәгатьтән артыграк барган очракта алар туклану продуктлары белән тәэмин ителергә һәм автобуста медицина хезмәткәре булырга тиеш. Балаларны төнге сәгатьләрдә (23.00 сәгатьтән алып 06.00 сәгатькә кадәр) автобусларда йөртү тимер юл вокзалларына һәм аэропортларга гына рөхсәт ителә. Яңа Кагыйдәләрнең 3нче пункты әлеге Карар рәсми чыганакларда басылып чыкканнан соң 180 көн үткәч үз көченә керә. Шушы пункт нигезендә балаларны йөртү өчен "10 яшькә кадәрге" автобуслар гына файдаланылырга тиеш. Әлеге транспорт чарасы пассажирлар йөртү кагыйдәләренең барлык таләпләренә дә җавап биргәндә генә, юлда йөрүгә махсус рөхсәте, тахограф һәм ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник чаралары белән тәэмин ителгән булганда гына аңа юлга чыгарга рөхсәт ителә.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: