Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тарих битләре” китабында Минзәлә сукырлар җәмгяте дә бар

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан оешмасына 100 ел тулу уңаеннан “Тарих битләре” дип аталган китап дөнья күрде. Биредә Татарстан республикасы бүлекчәсенә караган җирле оешмаларның тарихы, эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирелгән.

Китапта үз сафларына сукырлар иминлеге өчен тырыш хезмәт куйган, сукырлар җәмгыятенә нигез салган һәм аны үстерүдә булышлык иткән кешеләр, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан оешмасының 100 еллык тарихы бәян ителгән. Әлеге китапта Минзәләдәге җирле сукырлар җәмгыяте эшчәнлеге хакында да бик эчтәлекле мәгълүмат басылган, фотографияләр куелган. Региональ оешма ветераннары исемлегендә Минзәлә сукырлар җәмгыятенең элеккеге рәисе Мария Кальскова да бар. Ул җәмгыять белән 2004-2019 елларда идарә итә. Шушы елларда аның төп ярдәмчесе – секретаре Татьяна Федорова була.

2019 елдан башлап сукырлар җәмгыяте рәсе булып Фидалия Шәймарданова тора, аның секретаре – Гөлназ Суфиева. Бүгенге көндә җәмгыятьтә исәптә күз сәламәтлеге буенча 170 инвалид исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев