Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар телендә укытучыларга грант биреләчәк

Татар телендә дәрес алып баручы укытучылар 50 мең сум алачак.

(24 ноябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм итү "грантына конкурс игълан итте. Аның нәтиҗәләре буенча 50шәр мең сумлык 100 грант биреләчәк,- дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Конкурста катнашырга беренче яки югары категорияле укытучылар чакырыла. Төп шарт - педагоглар математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, татар теле, физик культура, музыка, технология яки ОБЖ фәнен татар телендә алып барырга тиеш. Конкурста шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары да катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 1нче декабрьгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X