Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарча диктант Минзәләдә узачак

«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» ҮТКӘРҮ ИНСТРУКЦИЯСЕ Дәвамы – 2 сәгать

Оештыручы:
1. Диктант язу урынын таба, язучыларны каләм (ручка) һәм бланклар белән тәэмин итә.
1.1 Бланкларны акциянең штабы (Бөтендөнья татар яшьләре форумы) җибәрәчәк. Һәр бланкта номер язылган була.
1.2 Катнашучы бланкта исем-фамилиясен яза.
2. Диктант яздыручы кешене табарга. Ул күренекле яки популяр кеше булса яхшы.
2.1 Диктантны уку тәртибен акциянең штабы җибәрәчәк.
2.2 Текст чит илләр һәм Россия төбәкләре өчен Абдулла Алиш әсәреннән, ә Татарстан өчен Гаяз Исхакый әсәреннән булачак.
2.3 Әлеге өзек оештыручыларга 3 көн алдан җибәрелә.
3. Диктант язылып беткәч, бланклар җыеп алына. Оештыручылар, яки филологлар, яки татар теле укытучылары оригиналь текст белән чагыштырып чыгалар.
3.1 Билге кую критерийларын акция штабы (Бөтендөнья татар яшьләре форумы) әзерли.
3.2 Барлык билгеләр җыелып, таблица рәвешендә 
tatarchadiktant@gmail.com почтасына бер атна эчендә җибәрелә.
4. Барлык катнашучы да сертификат ала.
4.1 Сертификат формасын акция штабы әзерли.
4.2 Сертификатлар 30 нчы ноябрьга кадәр 
http://diktant.tatar/сайтында урнаштырылачак.
5. Оештыручылар штабтан афиша формасын алалар.
5.1 Афиша фотошоп форматында, шрифтка ссылка - 
https://drive.google.com/drive/folders/1nFoAZP17rDmnE... Төбәк/ил/вуз исемен, үткәрү урыны адресын язарга.
5.2 Ясалган афишаны һәм шулай ук видеоны (https://www.youtube.com/watch?v=Dk7PmwUgKKs) социаль челтәрләрдә таратырга.
6. Чараны социаль челтәрләрдә яктыртырга, журналистларны чакырырга.

“Татарча диктант” социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/tatdiktant
https://www.facebook.com/events/257060554953019/?acti..

 

Диктантны язу урыны хакында өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев