Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан рейтингында Минзәлә автомәктәпләре тоткан урын югары түгел

Безнең район территориясендә машина йөртүчеләр әзерләүче 2 белем бирү оешмасы теркәлгән.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Күптән түгел районда юл һәлакәтләре санын киметү буенча узган киңәйтелгән утырышта ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт испекциясе инспекторы Рөстәм Сәгыйтов яшь машина йөртүчеләр ( 2 елга кадәрге машина йөртү стажына ия булучылар) катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренә дә тукталды, автомәктәпләр рейтингы хакында әйтте.

Безнең районда машина йөртүчеләрне “Лидер-АЗН” ҖЧҖ һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы әзерли. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстандагы 178 автомәктәп рейтингы арасында “Лидер-АЗН” – 55нче, ә авыл хуҗалыгы техникумы 173 нче урынны алып тора. Әлеге рейтинг теоретик һәм практик имтиханнарны 1нче тапкырдан ук бирүчеләр исәбеннән чыгып ясалган.

–Бәхеткә каршы, 2023 һәм 2024нче елларда әлеге уку йортларын тәмамлаган чыгырылыш укучылары тарафыннан кеше үлеменә яки тән җәрәхәтләре алуга китергән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, – диде инспектор Рөстәм Сәгыйтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев