Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” конкурсларын үткәрә.

Конкурс 2019 елның 20 мартыннан алып 2019 елның 30 апреленә кадәр үткәрелә.

Конкурсның төп максаты-гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традиияләрен торгызу.

Конкурсның бурычлары-гаилә тарихының ил һәм туган як тарихына бәйләнешен өйрәнү, балаларның һәм яшьләрнең патриотик тәрбияләренә ярдәм итү, буыннар арасындагы гаилә традицияләрен һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итү, тарихи –нәсел тикшеренүләрен саклап калу һәм үстерү; архив материальлары белән эшләүгә, туган якны өйрәнүгә, тарихи һәм матур әдәбиятны укуга җәлеп итү.

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала һәм алар  5 яшь төркеменә бүленә:

1 төркем- гомумбелем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныфында укучылар.

2 төркем- гомумбелем бирү мәктәпләренең 5-8 сыйныфында укучылар.

3 төркем- гомумбелем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныфында укучылар

4 төркем- 18 яшькә кадәрле профессиональ белем бирү учреҗдениеләрендә укучылар.

5 төркем-18 яшьтән өлкән булган физик затлар.

Конкурс җиңүчеләре һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.

Конкурсның үткәрү тәртибе һәм шартлары

Конкурс ике этапта  читтән торып карала.

1 этап- муниципаль районнарның башкарма комитетының архив эшләре буенча 2019 елның 20 мартыннан алып-2019елның 15 апреленә кадәр.

2 этап- республиканы 2019 елның 16 апреленнән алып-2019 елның 30 апреленә кадәр.

Республика этабында һәр районнан  һәм һәр төркемнән берәр эш кенә кабул ителә.

Конкурска эшләрне почта буенча  Татарстан Республикасы дәүләт архивына(Казан шәһәре, Декабристлар урамы 4 йорт адресы) “Минем шәҗәрәм” билгесе белән җибәрү зарури.    

Электрон почтаның адресы:konkurs.genealogia @ yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев