Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан спортчылары Кытайда ике медаль оттылар инде

Кытай башкаласы Пекинда кышкы Олимпиада баруын спорт сөючеләр белә булыр.

Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ"
Ике Татарстан вәкиле - Камила Вәлиева (фигуралы шуу) һәм Данил Садриев (трамплиннан чаңгы белән сикерү) илебез өчен медальләр яуладылар инде.
Гомумән, бу Олимпиадада 109 комплект медаль уйнатылачак, бу 2018 елга караганда җидегә күбрәк. Ярышларның алты төре генә Олимпиада башланганнан бирле үткәрелә: хоккей, фигуралы шуу, чаңгыда узышу (ике төр), трамплиннан сикерү, тимераякта узышу. Чаңгыда биг-эйр, акробатика, катнаш парларның шорт-трек, сноуборд-кросс, трамплиннан сикерү быелдан керә.
Быелны уеннарның ковидка каршы кырыс чаралар кысаларында үтүен дә искә төшерәбез. Катнашучылар, аларга хезмәт күрсәтүчеләр аэропорт – кунакханә - олимпия авылы - стадионнар тамашачылардан ябык. Шуңа телевизирдан карап булса да Россия спортчыларының җиңүләре белән горурланыйк, җиңелсәләр - гаепләмик. Ковид шартларында яшәү кыен, көчәнү - организмны бетерә. Беренче ярышлар шуны күрсәтте инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев