Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тауасты Байлар авыл җирлегенә шәһәрдән кайтып төпләнүчеләр күп

    Шуңа күрә җирлектә халык саны елдан-ел арта бара, өч авылдагы халык саны меңгә якынлашып килә. Теләүчеләр шундый күп, инде йорт төзергә җир дә калмаган. "Җирлеккә карый торган участокларны киңәйтү өстендә эшлибез", ди авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев. Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбе берничә ел рәттән район мәктәпләре арасында алдынгылар...

    Шуңа күрә җирлектә халык саны елдан-ел арта бара, өч авылдагы халык саны меңгә якынлашып килә. Теләүчеләр шундый күп, инде йорт төзергә җир дә калмаган. "Җирлеккә карый торган участокларны киңәйтү өстендә эшлибез", ди авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев.

    Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбе берничә ел рәттән район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында. Республика күләм күрсәткечләре дә яхшы - рейтинг нәтиҗәләре буенча 100 мәктәп арасында 17 нче урында баруы педагогларның тырышлыгы нәтиҗәсе.

    Мәктәп бинасының шушы елда капиталь ремонт программасына кертелүе дә шатлыклы хәбәр. Шәһәр балалар бакчаларында урын җитмәү бирегә шәһәр балаларын китерү зарурлыгын тудырды. Яшь ярымлык балалар биредә адаптация уза (бу чорның җиңел бирелмәвен һәркем аңлыйдыр, татар бакчасына төрле милләт вәкилләре йөрүен дә онытмаска кирәк), ата-аналар балаларын бик теләп йөртәләр бирегә. Дүрт педагог бик яхшы эшли, әмма монда да хуҗалык проблемалары җитәрлек. Бакча мөдире Әлфинә Билалова бакчаның икенче катта урнашуы нәтиҗәсендә туган көйсезлекләр, канализация булмау, су басымы җитмәү кебек мәсьәләләрне ассызыклады, икенче төркем ачылгач, эшләүчеләрнең штат расписаниесен үзгәртү зарурлыгын да искәртеп узды.

    Тауасты Байлар җирлеге район авыллары арасында беренчеләрдән булып авыл урамнарын яктырту программасына кертелгән, җирлектә өч дистә лампа куелачак.

    Шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләр санына килгәндә, аларның баш саны 600 дән арткан, шуларның 226 сы - савым сыерлары.

    Фермалар хәзер Әтнә районы үрнәгендә крестьян ысулы белән, аз чыгымнар белән җиңел эшләүгә юнәлтелеп үзгәртелә. Биредә дә шулай булачак. "Чулман" агрофирмасының җирлектәге "Байлар" бүлекчәсендә халык арасыннан тугыз кеше фермада эшли. Тагын бер корпус ачып, йөз баш сыер белән тулыландыру күздә тотыла.

    Үз эшен булдыручылар да шактый. Читтән кайткан Галиевлар гаиләсе товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендә генә сарыкчылык фермасы тергезә. Биредә курдюклы сарыклар асрыйлар, хуҗалар торакларны киңәйтү белән мәшгуль. Киләчәккә планнары зурдан аларның - атлар кайтарып үрчетергә ("Байларский" казылык җитештерергә дә!) исәпләре. Дәвектә дә терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан арта бара.

    Проблемаларсыз авыл булмый, шуларның берсе - 435 хуҗалыклы зур авылда бер генә су башнясы булу (икенчесе таушалган), авылда бер генә кое да булмау җәйге чорда проблеманы аеруча кискенләштерә икән. Ә суы яхшы, артезиан суы. Чишмәләр генә вәзгыятьне җиңеләйтә алмый шул. Бу проблема һәркемне борчый.

    Башка җирлекләрдәге кебек үк, хуҗасыз этләрнең күпләп йөрүе, юл читенә чәчелгән чүп-чар борчый халыкны. Сорау бирүчеләр су белән тәэмин ителешкә, бәрәңге җирләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мәчет халык алдында чыгымнар турында исәп тотсын иде дигән тәкъдим дә керде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: