Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тауасты Байлар авылыннан Суфия апа һәм Рәүфәт Гимадиевлар, Әнисә һәм Рафыйк Гыйльметдиновлар бу көннәрдә кабат яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булды

Авыл урамнарына ак мамык түшәлгән диярсен. Әкрен генә бөтерелә-бөтерелә кар бөртекләре җиргә иңә.Авылга чын кыш килде, бураннары, салкыннары, өем-өем карлары белән. Моннан 50 ел элек тә шулай булган.Ул чактагы кыш үзгәрәк сыман тоелса да....Яшьлек бит.. Менә бүген шул "Яшьлек атларына утырып..", кыңгырауларны зеңгелдәтеп, урам буйлап кошовкалы ат белән, 50 ел...

Авыл урамнарына ак мамык түшәлгән диярсен. Әкрен генә бөтерелә-бөтерелә кар бөртекләре җиргә иңә.Авылга чын кыш килде, бураннары, салкыннары, өем-өем карлары белән. Моннан 50 ел элек тә шулай булган.Ул чактагы кыш үзгәрәк сыман тоелса да....Яшьлек бит..

Менә бүген шул "Яшьлек атларына утырып..", кыңгырауларны зеңгелдәтеп, урам буйлап кошовкалы ат белән, 50 ел бергә гомер кичергән парлар:Гимадиев Рәүфәт абый белән Суфия апа,Гыйльметдинов Рафыйкъ абый белән Әнисә апалар килә. Бүген Тауасты Байлар авылында зур бәйрәм-алтын туй.. Йөзләрдә елмаю,истәлекләрне барлау, горурлык, иңнәрдә яшьлек хәтирәләре....

Мәдәният йорты янында халык "яшь парларны" каршы алды, чигүле тастымыл белән икмәк тоткан балалар, оныклары,куршеләр,туган-тумача,нәсел-ыру-барысы да бар.Бала-чага егыла-егыла кар эченнән кәнфит чүпли. Парлар туп-туры сәхнәгә күтәрелде. Аларның урыны бүген түрдә.

Шатлык-кайгыларын да,борчу сагышлары да уртак булган,бөтен авырлыкны үз иңнәрендә ерып чыгып, бүгенге көндә балалар тәрбиясендә яшәп,терәк киңәшче булып рәхәттә, муллыкта гомер кичерә бу парлар.

Авыл яшьләре белән гөрләп торган чаклар, яшь кызлар җәйләүдә (садак)сыер сава, кичке уеннар, өйгә кунарга кайту турында сүз дә юк.12 егет,12 кыз-менә кайда ул яшьлек, гармун, уен-көлке-шулар арасында гармунчы егет, кадерле егет Рәүфәт. Мияш авылыннан чыр-чу килеп 5 кыз килеп төшә җәйләүгә.Билгеле инде-иң чаясы, иң шаяны Әнисә . Рәүфәт абый ул чакларның рәхәтлеген кызыклыгын сөйләп тә бетерәлми.-Мин ферма мөдире, 6 торакта 600 баш савым сыеры,18 сыер савучы, 3 мең ярым-дунгыз,тавык фермасы,сарыкчылык тармагы бар иде,фермада гына 70 кеше эшли идек дип искә алды,ул. 73 ел гомер бер дә аз түгел бит-ди.Бер елны алма бакчасыннан гына 1 млн.уңыш җыеп алына,билгеле Кызыл байрак ел буена "Яна юл"колхозында кала. Колхозны җитәкләүчесе дә кем диген,тырыш,булган бик уйлап эш итүчән Мизхәт ага Гайфуллин.(25 ел җитәкче).

Рафыйкъ абый төрле эшләрдә эшләгән,терлекче булып эшләгәндә аңың сараендагы сыер савучының өчесе дә район Советы депутаты булып сайлана.Аның тормыш иптәше Әнисә апа сәүдә өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган.

Суфия апаның бөтен гомере ферма белән бәйләнгән-33 ел сыер сауган.

Һәр икесенең дә балалары үсеп кеше булган,оныклар,оныкларның балалары инде ду китереп чабып йөри, һәрвакыт туганнар янәшәсендә, бәхеттә, шатлыкта яшиләр.

Парлап ,җырлап үтелгән гомер юллары... Бу бәхет түгел мени.....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев