Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Театрда- үзешчәннәр бәйрәме

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры зонасына караган “Идел-Йорт” үзешчән театрлар фестивале башланып китте.

Фестиваль хәзер танылган шәхес Шамил Зиннуров исемен йөртә, быел ул республикада 19нчы тапкыр уздырыла. Аның шулай ук регионара дигән статусы бар һәм беренче булып чыгыш ясаган кунаклар - Башкортостанның Яңаул шәһәреннән килгән “Хәят” халык театры Наил Гаетбаевның “Аты барның- дәрте бар” комедиясен күрсәтте. Әлеге халык театрының 60 елдан артык тарихы бар, күбрәк өлкән яшьтәге үзешчән артистлар катнашкан комедия күтәренке кәеф белән башланып китте. Кызыклы мизансценалар,спектакль рәссамының үзенчәлекле эше, артистларның тулы канлы ансамбль булып уйнавы комедияне бер тында кабул итәргә этәргеч бирде.Җитәкчеләре Салават Хәмзин тәҗрибәле шәхес, әле яшьләр труппасы белән “К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” ын әзерлибез, диде.

Кич белән үзебезнең минзәләлеләр, Тауасты Байлар авылының “Нур” халык театры Данил Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия” сатирик комедиясе белән шаккаттырды, дисәм, һич арттыру булмас. Җитәкчеләре,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева жанрдан бер адым да читкә тайпылмыйча (әле сатира жанрына басым ясаучылар да сирәк) югары профессиональ дәрәҗәдәге спектакльне сәхнәгә куйган. Данил Гөзәеров, дигән егет, һичшиксез, фестивальнең ачышы! Педагогия көллиятендә укый, дигәч, жюри әгъзасы,Республиканың традицион мәдәниятне үстерү идарәсе баш белгече Рифат Миндубаев түзмәде, “Нишләп йөри анда , театр училищесында укучылар арасында да сирәк мондый егетләр”, диде. Юк, “Нур” театры артистларының берсен алып, икенчесен куя торган түгел, Минзәләнең горурлыгы булырлык егет- кызлар! Төп рольне башкарган Данил Бадиков авырган килеш коллективын кыен хәлдә калдырмады,барыбер уйнап чыкты, аның өчен барыбыз да борчылып тордык. Мәгъфия ролендә Валерия Сафина җырлый да, бии дә. Әби ролендә Рузилә Сафиуллина чын татар әбиләренә хас булган самими, мөлаем.Кирам ролен башкарган Алмаз Мухамаев ихлас, партнеры Данил Гөзәеров белән бер- берсен тулыландырып, рәхәтләнеп сәхнәдә йөзәләр.Жюри рәисе, Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге рәисе урынбасары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Әхәтович Габдрахманов: “Бу кадәр рәхәтләнеп күптән көлгәнем юк иде, менә ичмасам комедия!”диде.

Актаныш районы Киров авылы халык театры Валентин Распутинның “Рәнҗетелгән язмыш” драмасы белән фестивальнең икенче көнендә чыгыш ясаячак.

 

                                                   Нурсибә Адиева,

                                театрның әдәби бүлеге мөдире      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев