Минзәлә
  • Рус Тат
  • Техника гөрелтесе минзәләлеләрне дәртләндерә

    Айрат Шиһабиев 1979 елда гаҗәеп гүзәл табигате, урманнары, алтынсу кырлары белән сокландыручы Әтрәкле авылында җиһанга аваз сала. Егет урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларында хәрби хезмәттә була. Шуннан киләчәген Җир-Анага бәйли. Офыкны кызыл төсләргә манып таң ату, тургайлар җыры, техника гөрелтесе эш дәрте кайнап торган яшь йөрәктә тел белән генә аңлата...

    Айрат Шиһабиев 1979 елда гаҗәеп гүзәл табигате, урманнары, алтынсу кырлары белән сокландыручы Әтрәкле авылында җиһанга аваз сала. Егет урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларында хәрби хезмәттә була. Шуннан киләчәген Җир-Анага бәйли. Офыкны кызыл төсләргә манып таң ату, тургайлар җыры, техника гөрелтесе эш дәрте кайнап торган яшь йөрәктә тел белән генә аңлата алмастай мәхәббәт уята. Айрат Шиһабиев комбайнга утыра. Инде менә ничә еллар "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгының басу кырларын иңли ул. Урып-җыю эшләре тәмамланып, комбайнын кышкы саклауга куйганнан соң, терлекчелектә эшләде. Быелгы кышта гына ул өйдә ял итәргә мәҗбүр булды, чөнки хуҗалыкта кышкы чорда фермада эшче көчләр кирәк булмады. Ә язга ул янә К-701 тракторына утырып "Агромастер" чәчү комплексы белән чәчү чәчә. 2011 елда хуҗалыкка кайткан өр-яңа "Палессе" комбайнын да аңа ышанып тапшырдылар. Әлеге комбайны белән ул узган ел 13 мең центнердан артык тулай җыемда икмәк суктырган. Тормыш иптәше Зимфира белән өч бала тәрбиялиләр. Авылда яшьләр прогаммасы буенча йорт тергезеп керделәр. Үрнәк әти, үрнәк гаилә башлыгы ул. Кешелекле, аралашучан, ихлас күңелле
    Айратның хезмәттәшләре, авылдашлары арасында хөрмәте зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: