Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техник күзәтү 29 мартта башлана

ТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе карары нигезендә районыбыз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклеген тикшерү 29 нчы башлана.

Техник күзәтү узганда тракторист-машинист таныклыгы, техниканың төзеклеге, руль, тормоз механизмнары, ут бирүче җиһазлар, сигналлар махсус приборлар ярдәмендә тикшереләчәк, шулай ук аптечка, ут сүндергече булу шарт. Авыл хуҗалыгы техникаларыннан файдаланганда иминлек таләпләре үтәлеше дә аерым игътибар биреләчәк.

Техник күзәтү 29 мартта - “Калморза” хуҗалыгыннан башлана, биредә 34 берәмлек техниканы караячаклар. 31март-“Заиковский”хуҗалыгында-28, 1 апрель- “Мензелинские зори” агрофирмасында-44, 3 нче апрель “Рус” хуҗалыгында 16 техниканы техник күзәтү үткәрү каралган. Август компаниясенә караган “Минзәлә” ОСПсының техникаларын Мөслимдәге базасында, ә “Кама беконы” техникалары Чаллы шәһәрендәге базада техник карау үтәчәкләр.

"Хуҗалыклардан соң фермерларның да техникаларына техник күзәтү уздырылачак. Авыл хуҗалыгы техникасының тормоз тоту мөмкинлекләрен билгеләү өчен, йөртеп карыйбыз", - ди Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районнары буенча бүлек начальнигы баш дәүләт инженер-инспекторы Ринат Гильманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев