Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тигезлектә гомер итү - зур бәхет, ди Юртау бистәсендә яшәүче Гареевлар

Юртау бистәсендә гомер кичерүче Гөлнәзирә һәм Васил Гареевларның иң зур байлыклары - аларның тырыш хезмәтләре һәм балалары. Әлеге гаилә шушы җирлектә өч дистә елдан бирле яши. Гөлнәзирә Тәүҗеман кызы төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыккан. Васил Вәлиәхмәт улы гомер буена механизатор, хәзер ул "Сөт иле-Минзәлә" агрофирмасының "Минзәлә" бүлекчәсендә эшли. Аларның куанычлары...

Юртау бистәсендә гомер кичерүче Гөлнәзирә һәм Васил Гареевларның иң зур байлыклары - аларның тырыш хезмәтләре һәм балалары.

Әлеге гаилә шушы җирлектә өч дистә елдан бирле яши. Гөлнәзирә Тәүҗеман кызы төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыккан. Васил Вәлиәхмәт улы гомер буена механизатор, хәзер ул "Сөт иле-Минзәлә" агрофирмасының "Минзәлә" бүлекчәсендә эшли. Аларның куанычлары - дурт балалары да урта махсус белем алып, үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Киләсе елда бергә тормыш коруларына 35 ел тула.

-Пар канатлы булу, тигезлектә гомер итү - зур бәхет бит ул. Хәзерге заман яшьләренә гаилә корып яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Йорт салыйм дисәләр, дәүләт ярдәменнән файдаланырга була, ана капиталлары бирелә, болар барысы да дәүләтнең халык турында кайгыртуы нәтиҗәсе, - ди Гареевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев