Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тирә-якны нурга күмеп

Әни... Шундый якын, истәлекләргә чорналган күпме наз, җылылык һәм игелек бөркелә бу сүзләрдән. "Әни"сүзен әйтүгә, йөрәк башка берни белән чагыштырып булмый торган халәт - ярату халәте белән тулылана.

Минем өчен үз әниемнән дә якынрак кеше юк бу дөньяда. Йөрәгемдә аңа карата булган рәхмәт сүзләре генә түгел, ярату да яши. Әлеге ярату - әнисенә карата баланың яратуы, кабатланмый торган, ихлас, андый хис фәкать бер генә кешегә карата була торган һәм ул гомер буена дәвам итә, аны минем йөрәгемнән берничек тә тартып алып булмый.

Беренче карашка, әниемне тасвирлау өчен кирәкле сүзләрне табып булмый төсле. Әмма бу беренче карашка гына, аңа хас сыйфатларны күпләп санарга мөмкин. Әйе, минем әнием Гаухария Гаптелхади кызы Гумерова - мөлаем, кайгыртучан, изге күңелле, тормыш сөючән һәм бик тә матур. Әнием минем өчен - иң якын дус, авыр минутларда ышанычлы терәк һәм яклаучы да.

Мин үземне бик тә бәхетле кеше дип саныйм, чөнки менә дигән әнием бар! Миңа карата кылган яхшылыклары өчен мин чиксез рәхмәтлемен, ул бүгенге көндә дә минем таянычым. Башка берәү дә мине әниемнән дә көчлерәк ярата алмаячак, аның яратуының чиге юк. Мин аның каршында мәңге түләп бетерә алмаслык дәрәҗәдә бурычлымын, шуңа да мин аны яратам, хөрмәт итәм, саклыйм, сүзләрем һәм гамәлләрем белән аның күңелен яраламаска тырышам.

Хәзер мин үзем дә ике кызым - Нэля һәм Амель өчен әни, аларның берсенә 8 яшь, кечесенә әле 10 гына ай. Әнием аларны тәрбияләргә дә булыша. Зур булмаса да, үземнең бизнесым бар, шуңа да эшкә иртәрәк чыгарга туры килде. Күкрәк баласын карауның бөтен авырлыгы әнием җилкәсенә төште. Ничек авыр булмасын, ничек арымасын, ул беркайчан да зарланмый, һәркөнне безне елмаеп каршы ала. Мин аннан башка бер генә көн дә яши алмыйм төсле, бер көн, ике көн күрмәсәм дә, сагынып бетәм, ул минем тормышымда әһәмиятле урын алып тора.

Гаиләбездә тагын бер әни бар, ул минем әбием, Гөлҗинан Ябир кызы Насыйрова. Әниемне котлаганда мин аны да читтә калдыра алмыйм, чөнки ул минем өчен - икенче әнием! Мин әниемне дә, әбиемне дә бик яратам, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр һәм яхшы кәеф телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X