Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТОС-5 җитәкчесе Валентина Автулева Минзәлә донорлары белән чара үткәрергә җыена

Кеше гомерен саклап калуда донорларның нинди зур роль уйнавы һәркайсыбызга билгеле.

Алар үзләре өчен гел таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртып үзләренең каннарын тапшыралар.

ТОС-5 җитәкчесе Валентина Автулевада шушы донорларга багышланган чара үткәрү идеясе туган. Хәзер ул шушы донорлар буенча мәгълүматлар туплый,  бәйрәм чарасы үткәрергә әзерлек эшләре белән йөри.

Әлеге чараны Минзәлә медицина училищесында үткәрү планлаштырыла. Анда Минзәләдәге донорлар тормышы белән бәйле вакыйгалар турында танышырга мөмкин булачак. Минзәләдә бүгенге көндә 24 донор бар. Ә без  аларны беләбезме? Әгәр сез, хөрмәтле минзәләлеләр, донорлар тормышына бәйле вакыйгалар беләсез икән, безгә язып җибәрегез.

Безнең өстәмә

Ел саен 20 апрельдә социаль бәйрәмнәрнең берсе – Донор көне билгеләп үтелә. Бу көн беренче чиратта донорларның үзләренә һәм кан алучы, кан күчерү станцияләренең санитар торышына контрольлек итүче, тиешле препаратларны җентекләп тикшереп торучы табибларга багышлана.

Темага кагылышлы анекдот

Хатыны иренә әйтә:

–Карале, Иван, син түшеңә донор значогы тагып куйгансың түгелме? Синең кан тапшырганың да юк түгелме соң?

Костюм киеп, көзгегә карап торган ире моңа каршы:

–Соң шуны да аңламыйсыңмени –тегене эшлә, моны эшлә дип син 40 ел буена минем канымны эчәсең бит инде, дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев