Реклама
ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодиннан район башлыгы Айдар Салаховка рәхмәт хаты килде. Анда түбәндәге юллар бар: -Агымдагы елның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү барышында республика хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә җибәрү нормасы Минзәлә муниципаль районы буенча үтәлде: барлыгы 58 кеше җибәрелде. Бу...
ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодиннан район башлыгы Айдар Салаховка рәхмәт хаты килде. Анда түбәндәге юллар бар:
-Агымдагы елның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү барышында республика хәрби комиссариаты тарафыннан билгеләнгән хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә җибәрү нормасы Минзәлә муниципаль районы буенча үтәлде: барлыгы 58 кеше җибәрелде. Бу республикага чакырылыш кампаниясен планлы һәм сыйфатлы төстә башкарырга мөмкинлек бирде. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрүгә өлеш керткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышанып калам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз