Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тәрбия бишеге

    Утыз ел гомер азмы ул, күпме? Бер карасаң күп тә түгел кебек. Утыз еллык юбилеен билгеләп үткән Хуҗәмәт авылының "Каенкай" балалар бакчасында шушы вакыт эчендә ничә буын балалар тәрбияләнеп чыкканын искә алсаң, шактый тәҗрибә тупланганына инанасың.

    Хуҗәмәттә балалар бакчасы 1982 елга хәтле дә була, бил-геле. Иске колхоз идарәсе бинасы өч группалы балалар бакчасына уңайлаштырып үзгәртелгән була. Шунда ук группа бүлмәләре, бүлмәләр-дә балалар өчен 25әр рас­кладушка урнаштырылган була. Җылыту утын, брикет, ташкүмер белән. Матур, бөтен уңайлыклары булган бинасы булу белән балалар бакчасы хезмәт ветераны, күпләргә үрнәк булган Роза Нуриәхмәт кызы Садыковага рәхмәтле. Ул 1956 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап авы­лга кайта, бер елдан артык ба­лалар бакчасында эшләп ала, аннары почта бүлекчәсенә эшкә керә. Тик балалар бак­часында эшләү язмышына язылган булгандыр, күрәсең, счетовод булып кире бирегә эшкә керә, аннары тәрбияче, соңрак инде бакчаның мөдире була. 32 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Роза апа, бакчаның тарихын ан­нан да яхшырак белүче бар микән? Хатирәләре белән ул безнең белән дә бүлеште.

    - Бер көнне "Азат хатын" жур­налында Теләнче Тамак МТСы балалар бакчасы төзегән, дигән мәкаләне укыдым һәм тәвәккәлләп РТСка (хәзер Хуҗәмәт РМЗсы) кереп киттем. "Менә бит, Анатолий Алексее­вич, балалар бакчасы салган­нар, без дә шулай эшли амый­бызмы?" дип РТС җитәкчесе А.Кострикинга мөрәҗәгать ит­тем. "Син башта смета, проект тап, соңыннан карарбыз", диде ул. Мин Минзәләнең 9нчы но­мерлы балалар бакчасының проектын һәм сметасын алып кайттым, алар безнең өчен кулай иде. "Ярар, башлыйк", диде Анатолий Алексеевич һәм прораб Галимҗан Газизов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасына эшне башларга кушты. Менә ул алтын куллы эшчеләр: Габдулла Карамов, Илдус Аминов, Гөлфирә һәм Хәниф Зариповлар, Римма Гурьева, Фәйрүзә Мәҗитова, Зәйтүнә Маликова, Сәрия Сәфәргалина, Баязит Зари­пов, Вәсим Шәрипов, Хәниф Галимуллин, алыштыргы­сыз Кыям бабабыз (вафат булганнарның урыны җәннәттә булсын). Бакчаны ачарга 10-15 көн кала барлык ата-ана­ларны, төзүчеләрне, бакча хезмәткәрләрен җыеп өмә оештырдык: 70 ата-ана килде, һәркайсы "Роза апа, мин нәрсә эшлим", дип кенә торалар. Аларга эш бүлә-бүлә тавышсыз калдым ул көнне. Шулай итеп 1982 елның 22 февралендә бакчаны ачу тантанасы булды.

    Бакча тәрбиячеләре, хезмәт-кәрләре, ата-аналар бергә дус-тату булып эшләдек. Кол­лектив көчле, белемле, эшчән, сәләтле иде. Менә алар: тәрбиячеләребез Рәйфә Ша­кирова, Илгизә Кострикина, Әлфия Якупова, Халидә Са­фина, Нәһия Зарипова, Лилия Гумерова, Нәфисә Моратова, барысы да хезмәт ветеранна­ры, хезмәткәрләребез Хәния Ханнанова, Фәһимә Саматова, Халисә Зиатдинова, Флүсә Ша­кирова, Кыям Ямалеев, Гөлназ Әхмәтҗанова, Нурия Газизова.

    Ул елларда бакчабызда бала­лар шулкадәр күп иде, 75-80, хәтта 92 бала йәргән чаклар булды. Музыка җитәкчесе бер генә авыл бакчасында да юк иде. Лилия Гумерова музы­ка тәрбиячесе булып килде. Ул елларны татарча балалар җырлары аз иде, Лилия рус композиторларының җырларын татарчага тәрҗемә итеп бала­ларга өйрәтте. Бакчабызның медицина эшчесе дә бар иде. Нурания Сәхәбетдинова балаларның сәламәтлеген гел кайгыртып торды, бүген дә шушы эшен дәвам итә.

    Район конференцияләрендә һәр елны безнең балалар бак­часы грамота белән бүләкләнә иде, күргәзмәләрдә гел берен­челекне ала идек. Бакчабыз Наратлы Кичү, Абдул, Сәмәкәй, Югары һәм Түбән Тәкермән авыллары бакчаларының ме­тодик үзәге булды.

    Бакчабызда тәрбияләнгән балаларның күбесе бүгенге көндә районыбызда эшлиләр, зур кешеләр булдылар. Монда безнең тәрбиянең дә өлеше бардыр дип ышанам, - дип тәмамлады сүзен Роза апа.

    Үзем дә шушы бакчага йөргән бала мин. Бик рәхәт чак бу­лып истә калган бакча ел­лары. Өйрәнгән җырлар һәм шигырьләр һаман истә, пешергән ризыкларның тәме һаман авызда тора кисәргә, пумала тотып буярга да бакчада өйрәттеләр. Ул гы­намы, сабын да ашап карадык, салкын кыш көннәрендә тимер капкаларны да ялап караган булды. Тәрбиячеләр беркайчан да тавышларын күтәрмәсләр, юата да, тыңлата да беләләр иде.

    Роза ападан соң бакча белән озак еллар Гөлназ Әхәт кызы Вилданова җитәкчелек итә. Бүгенге көндә бакчаны Зилә Фәиз кызы Хафизова җитәкли. Бакчада 2 төркем эшли, бирегә 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 35 бала йөри.

    Күптән түгел "Каенкай" бала­лар бакчасы бүләкләр белән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында үзенең 30 яшен зурлап билгеләп үтте. Бакча­га килеп керүгә тәрбиячеләр Лилия Шакирова һәм Гөлүсә Юсупова кунакларны икмәк һәм чәк-чәк тотып каршы ал­дылар. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора иде. Һәрбер килгән кунакны игъти­барсыз калдырмыйча балалар бакчасы белән таныштырды­лар, бакчаның эшчәнлеген чагылдырган презентация күрсәттеләр.

    Бәйрәм котлаулар, бүләк тап­шырулар, концерт номерлары белән матур итеп үрелеп бар­ды. Бакчага йөрүче балалар, бакча хезмәткәрләре, Тәлгат һәм Лилия Гильмановлар, Ал­маз Хафизов, Сәрия Гильма­нова матур җырларын баш­кардылар, Ләйсән Ханнанова шәрык биюе биеде.

    Бәйрәмнең музыкаль бизә-лешен Алмаз Хафизов алып барды, оештыруда Айрат Әсәдуллин, Назыйм Сәхәбет-диновлар ярдәм күрсәттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: