Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туганымны эзлим

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә олы үтенеч белән Татарстанның Минзәлә шәһәреннән Гөлбүләк Миншина мөрәҗәгать итә. Эш шунда, мин бертуган апамны –Погасова Диния Шамил кызын эзлим.

Минем апам –Диниянең кыз чактагы фамилиясе Фәтхетдинова иде. Ул 1939 елның 9 июлендә Актаныш районының Бурсык авылында туган. Күрше авылда –Такталачыкта урта мәктәпне тәмамлагач,  Кырымга чыгып китте.

Диния апам 1973 елда, ягъни миңа 13 яшь чагында, авылга кунакка кайткан иде, шуннан соң аны күргәнем юк.

Мин аның кияүгә чыгуы турында хәбәрдар. Шуннан соң ул иренең фамилиясендә, Новикова булып йөрде. Әмма ире вафат була. Аннан соң ул Тагиров Рәшиткә кияүгә чыга. 1961 елда кызлары Венера туа. Моннан берничә ел элек апаның әлеге ире дә үлеп китә һәм ул шуннан соң Анатолий белән гомер кичерә.. Фамилиясе дә үзгәрә: Погасова  дип хатлары килә иде. Апабыз Хәмдия чираттагы хатны язгач, хаты кире килде. Сәбәбе –адреслары үзгәргән. Чөнки шушы Анатолийга фатир бирергә тиешләр иде. Яңа адресларын белмәгәч, шуннан бирле элемтәбез югалды.

Без аны социаль челтәрләр аша да эзләп караган идек, таба алмадык. Хәзер бит кешеләр сәяхәткә йөрүчән, шушы туганымны табарга ярдәм итүче булмасмы?

Искәрмә: апабызның элеккеге адресы болай иде:

Кырым өлкәсе,

Саки шәһәре

Строительная урамы, 8 нче йорт, 21 нче фатир.

Аралашу өчен телефон 8-9375947571.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев