Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тупач кызы Нурия

Бүген Нурия Салихованың туган көне.

Яшим дигәннәргә бөтен мөмкинлекләр бар: Тупачка асфальт юл кергән, мәктәп гөрләп эшли, клуб, китапханә, медпункт сафта. Кибет бар. Бөтен уңайлыклары булган яңа мәчеттән азан яңгырап, көн дә намазга дәшә. Балкып торган чишмәсе, яхшылап төзекләндерелгән Сабантуй урыны бар авылның. Болар бөтенесе дә — Нурия ханым башлангычы белән эшләнгән эшләр. Һәм, әлбәттә, тугры тормыш юлдашы — Актаныш районының мактаулы гражданы, «БлагоДарение» хәйрия фонды җитәкчесе Салихов Фәрит Муллагали улының, шулай ук олы улы — Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның ярдәме белән. Бу эшләр — Фәрит әфәнденең дә хатын хакын хаклап, улларының исә әнисен кадерләп, ана хакын хаклап тормыш итүенең матур күрсәткече дә.


Нурия ханым — бөтен булмышы белән тупырдап торган Тупач кызы. Уңган-булган, пөхтә, җор телле Саимә апа белән тырыш, эшсөяр Галиулла абзый гаиләсендә бик кадерле булып үскән биш баланың икенчесе. Туган ягының игелекле туфрагында тәгәрәп үсеп, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Минзәлә медицина училищесына юл тота ул. Минзәләнең Совхоз техникумында укучы кара кашлы Актаныш егете Фәритнең бер күрүдә күзе төшә чибәр Тупач кызына. Ике яшь йөрәктә ихлас мәхәббәт хисләре кабына да гомерлеккә бер-берсенә бәйләп куя. Техникумны укып тәмамлагач, Фәрит армия хезмәтенә китә, Нурия аны сагынып көтеп ала. Бераздан гөрләтеп туй үткәрәләр яшьләр һәм Актаныш районы Такталачык авылында яши башлыйлар.

Фәрит — мәктәпкә, укытучы хезмәтенә, Нурия — Такталачык участок хастаханәсенә эшкә урнаша. Биредә аларның тормыш һәм хезмәт юллары башланып китә, биредә бер-бер арты ике уллары дөньяга килә. Бераздан, 1987 елда, район үзәге Актанышка күченәләр. Фәрит райкомга эшкә чакырыла, Нурия исә Актаныш үзәк больницасында лабораториядә эшли башлый. Озак еллар лаборатория җитәкчесе булып хезмәт куя, хезмәтенә күрә хөрмәтләнеп, «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» исеменә лаек була.

Лилия Гыйбадуллина
Мәкаләнең тулы вариантын «Минзәлә» район газетасының 14 февраль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев