Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү күмәк көч сорый

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов шәһәребезнең 1-3 нче комплексындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең вәкилләре белән очрашты. Очрашу шәһәр һәм коммуналь хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре катнашында үтте. Сорауларның күбесе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр адресына карата булды. Күбесенә шунда ук җаваплар да биреп барылды, кайберләре буенча тикшереп чара күреләчәк, диелде. Очрашуга килгән өлкән...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов шәһәребезнең 1-3 нче комплексындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең вәкилләре белән очрашты. Очрашу шәһәр һәм коммуналь хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре катнашында үтте. Сорауларның күбесе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр адресына карата булды. Күбесенә шунда ук җаваплар да биреп барылды, кайберләре буенча тикшереп чара күреләчәк, диелде. Очрашуга килгән өлкән яшьтәгеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыктылар. Әйтик, су һәм юынтык су өчен түләүләрнең югары булуы, 1 июльдән башлап йорт яны территориясен җыештыру буенча кертелгән түләүләр хакында сүз кузгаттылар. Түләүләр кертелде, чынбарлыкта йорт яннарында бернинди үзгәрешләр юк, бу тарифларны кабат карап булмыймы, дип гозерләрен белдерделәр. Айдар Фәслахович әлеге мәсьәләне контрольгә алачагын, бу уңайдан күрше-тирә районнар тәҗрибәсен өйрәнергә кирәклеген әйтте. 3 нче комплекстагы балалар мәйданчыгына игътибар җитенкерәмәве, көнкүреш калдыклары өчен контейнерларының тиешле урыннарга урнаштырылмау, вакытында түгелмәү очраклары булуы, автоном җылылыкка күчү сәбәпле, кайбер фатирларда идәннәрнең кышын салкын булуы, автобус тукталышларында урналар куелмавы, газ җиһазларына профилактика үткәргән өчен түләүләр, иясез этләр турында да сүз кузгатты 1-3 нче комплекстагылар. Район җитәкчесе очрашуларда кузгатылган мәсьәләләр шәһәр тормышын яхшыртуга этәргеч бирсен, без аларны кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышачакбыз, иң мөһиме - халыкка уңайлы булсын, шәһәрне төзекләндерүгә барыбыз да булдыра алганча өлеш кертсәк иде, диде һәм алдагы очрашуларны күпкатлы йортлар янында оештыруның отышлырак булачагын билгеләп үтте. Алдагы очрашуның вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев