Минзәлә
  • Рус Тат
  • Участок уполномоченныйлары өчен эшләргә бөтен шартлар тудырылган

    Районыбызда узган ел полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексы ике авылда төзелгән иде. Мондый төзелешләр республиканың ЭЭМ җитәкчелеге һәм ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел да районыбызда шундый ике йорт төзелде: берсе Кадрәк авылында, икенчесе Яңа Мәлкән авылында. Кадрәктә участок уполномоченные полиция йорты ачылды. Әлеге вакыйга уңаеннан районга ТР...

    Районыбызда узган ел полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексы ике авылда төзелгән иде. Мондый төзелешләр республиканың ЭЭМ җитәкчелеге һәм ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел да районыбызда шундый ике йорт төзелде: берсе Кадрәк авылында, икенчесе Яңа Мәлкән авылында.

    Кадрәктә участок уполномоченные полиция йорты ачылды. Әлеге вакыйга уңаеннан районга ТР ЭЭМның җәмәгать куркынычсызлыгы полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров та килгән иде .

    -Эчке эшләр органнары системасында Россия дәүләтенең бөтен этапларында да участок уполномоченныйлары әһәмиятле урын алып тора.Алар җәмәгать куркынычсызлылыгын саклауда да күп санлы подразделениеләр арасында полиция структурасында төп тармаклардан санала. Участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәткән территориядә, төп звено һәм хезмәт вазыйфаларын эффектлы үти икән, полиция турында халыкта тулаем уңай фикерләр генә формалаша, - дип ассызыклады район башлыгы Айдар Салахов. Аннары ул полиция йорты төзегәндә актив катнашкан "ПМК-Мелиорация" бетончылары Василий Герасимовка һәм Юрий Зелепугинга район башлыгының Рәхмәт хатларын, участок уполномоченные Сергей Кишевка эшләү өчен сканер, принтер, ксерокс функцияләрен үтәүче аппарат тапшырды. Казаннан килгән кунак Марат Айдаров болай диде:

    -Сезнең район полиция йорты төзү буенча респуликада алдынгылар рәтендә, участок уполномоченныйлары өчен йорт төзеп биреп аларның эш һәм яшәү шартларын яхшыртасыз.Ул Айдар Салаховны Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы, "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степановны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

    Яңа Мәлкән авылында халык җыены полициянең участок уполномоченные өчен административ-торак комплексын ачудан башланды. Тантаналы чарада район башлыгы Айдар Салахов полиция хезмәткәре Ришат Шәяхмәтовка (рәсемдә)яңа йортның ачкычын тапшырды. Ришат хатыны Ләйлә белән ике бала тәрбияләп үстерә.

    Ришат Рияз улы район эчке эшләр бүлегендә 2008 елдан бирле эшли. Шушы көннәрдә аңа җаваплы эш йөкләнде - участок уполномоченные итеп билгеләнде. Ул Аю, Бикбау, Яңа Мәлкән, Воровский исемендәге авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге җирлекләрдә 2500 кеше яши. ТР ЭЭМның полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров участок уполномоченные Ришат Шәяхмәтовка торакка сертификаттан тыш, Интернетка тоташтырылган һәм тиешле мәгълүматлар базасы тупланган ноутбук белән принтер да бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: