Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучылар көне белән!

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов районыбыз мөгаллимнәрен бәйрәм белән котлый. "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге почтасында укытучылар адресына килгән котлау телеграммасында мондый юллар бар: -Хөрмәтле мөгаллимнәр, Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез үзегезнең бөтен тормышыгызны киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлап, ару-талу...

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов районыбыз мөгаллимнәрен бәйрәм белән котлый. "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге почтасында укытучылар адресына килгән котлау телеграммасында мондый юллар бар:

-Хөрмәтле мөгаллимнәр, Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сез үзегезнең бөтен тормышыгызны киләчәк буынны тәрбияләүгә багышлап, ару-талу белмичә, вакыт белән исәпләшмичә, тырыш хезмәт куясыз. Бүген Минзәлә төбәгенең икътисади, иҗтимагый, сәяси һәм рухи тормышында күпләр сокланырлык матур үзгәрешләр бара икән - монда сезнең хезмәт йогынтысы да мөһим роль уйный. Сез укытып чыгарган меңәрләгән укучыларыгыз - Минзәлә төбәгенең эш сөючән матур халкы - биниһая авыр, әмма мактаулы хезмәтегезнең нәтиҗәсе ул. Сезгә алга таба да туган җиребезгә, халкыбызга хезмәттә рух күтәренкелеге, зур ихтыяр көче, яраткан хезмәтегездә уңышлар, имин көннәр телим. Бәйрәмегез котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев