Укытучы булу - балачак хыялы
Гөлсинә ханым укучылар алдында да, ата-аналар алдында да зур абруйга ия булган, зирәк акыллы, киң күңелле, тырыш, намуслы, һәркем белән уртак тел табучы мөгаллимә.
Мөгаллимә исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман зарури. Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен тан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көннән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Алар балаларның барлык шаянлыкларын, наянлыкларын да кичерә, балаларда белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып план яза, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша. Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар. Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыгына таң калырлык хәтта.
Бу язмамның герое да балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта үз урынын табарга булышкан олуг йөрәкле шәхес-беренче квалификацион категориягә ия булган укытучы Гөлсинә Шәех кызы Сафиуллина турында булыр. Ул Актаныш районы Чөгәнә авылында төпчек бала булып дөньяга аваз сала. Гөлсинә ханымның балачак истәлекләре «укытучылы» уйнау белән бәйле. Үзен белә-белгәннән бирле укытучы булырга хыялланган кыз 1982 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм 1987 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр хезмәт юлын Кадрәк мәктәбендә хезмәт куя. Ул үз эшен яратып һәм бик теләп башкара. Укучыларга бөтен җанын биреп укырга һәм язарга өйрәтә. Гөлсинә ханым йөзләгән баланың беренче укытучысы, Әлифба серләренә төшендерүчесе.
Дәресләр... Алар укытучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Гөлсинә Шәех кызы да дәрестә-киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче әйдәп баручы. Балаларның сәләтен күрә белеп, аларны иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәр яктан камилләшкән шәхес тәрбияләүдә зур көч куйган укытучы. Аның укучылары һәрвакыт төрле конкурсларда,олимпиадаларда катнашып призлы урыннар ала. Ул укыткан балалар арасында бик күп төрле һөнәр ияләре бар.
Гөлсинә ханым укучылар алдында да, ата-аналар алдында да зур абруйга ия булган, зирәк акыллы, киң күңелле, тырыш, намуслы, һәркем белән уртак тел табучы мөгаллимә. Ул коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Ул олыларны-олы, кечеләрне кече итә белә. 20 елдан артык мәктәптә профсоюз оешмасын җитәкли. Катлаулы мәсьәләрне хәл итүдә дә үзен инициативалы һәм җаваплы итеп таныта. Шактый еллар методик берләшмә җитәкчесе дә була. Педагогик белемгә ия булу, әле ул укытучы булдым дигән сүз түгел. Укытучы булып туарга кирәк, чөнки такт-әдәплелек хисе-табигать бүләге, ул тумыштан бирелә.
Хезмәтенә югары бәя биреп, Гөлсинә ханым Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының, Минзәлә муниципаль район башлыгының, район мәгариф бүлегенең күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.
Гөлсинә Шәех кызы гаиләсендә үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тормыш иптәше-Радик әфәнде белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, икесе дә гаиләле. Төпчек кызлары Алсу да әнисе һөнәрен сайлап, Чаллы шәһәрендә инглиз телен укыта. Гөлсинә ханым биш оныгының яраткан дәү әнисе дә.
Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Ул буш вакытларында матур әдәбият белән таныша, мөгезле эре терлекләрне карый, бакча, өй тутырып гөлләр, чәчкәләр үстерә. «Минзәлә» газетасы аша район, республика яңалыкларын яратып укый. Район газетасын кадрәккә килен булып төшкәннән бирле яратып укый,газета аларның гаиләсе кунак көткәндәй каршы ала, бер елны да язылмый калганы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев