Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

...Ул безгә Яңа ел бүләге тарата

Кыш бабай, Кыш бабай, безне бик ярата. Ул безгә Яңа ел бүләге тарата. Кыш бабай турындагы бу җырны кайсыбыз гына белми дә, кайсыбыз гына җырламый икән. Әйе шул, бусагабыздан Кыш бабай атлап кергәч, ул безгә бүләкләр дә алып килергә тиеш.

Яңа елга әзерлек чаралары башлануын белдереп һәм тирә-юньгә бәйрәм күтәренкелеге өстәп, шәһәребездә 24 декабрьдә үк алты урында(!) Яңа ел ёлкалары балкый башлады. Ә ул чыршыларны урнаштыру аерым оешмаларга беркетелгән иде. Кайсының бу эшкә җаваплы караганлыгына ёлка тирәсендә күңел ачучы шәһәрдәшләребез үзләре нәтиҗә ясагандыр. Яңа ел җиткәнен әлеге ёлкалар гына түгел, предприятие-оешмалардагы, учреждениеләрдәге, урамнардагы ялык-йолык килүче иллюминацияләр дә сиздереп торды. Ничек матур, күңелле!

Бәйрәмгә әзерлек барышында зур урын алып торучы чараларның берсе - ул, кардан фигуралар ясау. Әлбәттә, 20-25 градус салкында (үч иткәндәй Яңа ел алдыннан шундый салкыннар булды)катып-өшеп кардан фигура ясау җиңел эш түгел шул. Бер яктан, шушы фигуралар да ясалмаса, бәйрәм рухы сизелмәс тә кебек. Шуңа да һәр коллектив ничек итсә итеп (кемдер читтән кеше яллап), фигура ясый. Мәсәлән, "Алтынчәч" балалар бакчасы хезмәткәрләре иң беренчеләрдән булып үзләренең территорияләрендә искиткеч фигуралар ясап куйдылар, моннан тыш Боз сарае янында да фигуралар ясаштылар! Хәер, кем ясый, кем уйлап та бирми. Әйтик, бәйрәмгә әзерлекнең авыл җирлекләрендә ни хәлдә булуын белер өчен Яңа ел алдыннан авылларда йөреп кайткан идек. Авыл кешеләренең хәле, көнкүреше, андагы учреждениеләрнең нинди мәшәкатьләр белән яшәүләре хакында авыл җирлекләре хәбәрдар булып тормый, кем торсын. Шуңа күрә "Сездә нинди әзерлек чаралары бара? Нәрсәләр эшләнде?" кебек сораулар белән бераз борчырга туры килде авыл җирлекләре башлыкларын. Кайберсе телефоннан бер төрле сөйли, яисә әзерләнәбез, эшләячәкбез дип вәгъдәләр бирә дә, барып карасаң, икенче күренешкә тап буласың. Тауасты Байлар авылында шулайрак булды. Кар сыннары мәктәп янында гына ясалган иде. Балалар бакчасы янына елка куярга җыенганнар-җыенуын (өстери-өстери алып кайтып коймага сөяп куйганнар).

Урыс авылындагы мәдәният йортына керү юлында бер якта Еланга ошатырга тырышып кар сыны ясалган, икенче якта нарат ботагын карга тыгып куйганнар (фермадан алганнардыр инде).Әзерлек шуның белән тәмам. Ә менә Тулбай авылындагы балалар бакчасы янында ясап куелган сыннар безгә бик тә ошады, бигрәк матур, зәвык белән ясалган иде алар. Алар тирәсендә күңел күтәрелә, шуклыклар кыласы килә башлый.

Һәр елдагыча, Хуҗәмәт РМЗсы янында бизәп куелган матур чыршы хуҗәмәтлеләрне, кунакларны үз тирәсенә чакырып тора. Авыл җирлеге урнашкан бина янында да берничә фигура ясап куйганнар иде. Хуҗәмәт урта мәктәбе янындагы кар сыннарын күргәч, шаккаттык, алар шундый күп, өстәвенә күпләрне сокландырырлык: алар арасында әкият персонажлары сурәтләнгән.

Коноваловка белән Юртау авылларында бәйрәм рухы әлләни сизелмәде: Коноваловка балалар бакчасында бер-ике кар сыныннан, Юртауда авыл уртасында бизәлмәгән чыршыдан башка берни күрмәдек. Югары Тәкермәнгә баргач, мәдәният йорты бинасы янында кар сыннары ясау процессына тап булдык, Кыш бабай гына бик тә моңсу ясалган: карны да, ачык төстәге буяуларны да җәлләгәннәр. Югары Тәкермән урта мәктәбе тирәсендә җанлылык тантана итә: күп итеп кар сыннары ясап куйганнар, мәктәп янындагы хоккей коробкасындагы бозны калынайталар иде. Бәйрәм дип йоклап ятмаячаклар хоккей яратучы тәкермәнлеләр, осталыкларын ныгытачаклар. Бу эшләрнең инициаторы - хоккейчылар тренеры Илфак Мәүҗиев та биредә иде. "Тәкермән" бүлекчәсе җитәкчесе дә буларак, ул хуҗалыкта хезмәт куючыларның балаларына 28 данә Яңа ел бүләкләре тутырылган пакетлар тапшырылуын әйтте.

Шуны әйтәсе килә, тирә-юнебездә бәйрәм рухын үзебез булдырмый, кем булдырсын? Бәйрәмнең ничек узуы да аны ничек оештыруыбызга бәйле. Шунысы да бар, Яңа елны ничек каршыласаң, ЯҢА ЕЛ да шулай уза, диләр ич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X