Ураза гаете вәгазе
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин саллаллаһу галйһи вассәләм үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгиин.
Җир-күкләрне яралтып, яңгырлар яудырып, шуның белән безгә барлык җимешләрен дә ризык итеп тәкъдим кылган, безне төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә хәмед һәм сәнәләр, барча мактауларыбыз, олугълауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак илчесе, бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.
Тәннәребезне арулап, пакъ киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Гаед фитыр намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны мөкаддәс көн, бөек бәйрәм, Гаед фитыр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Гаед фитыр, ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.
Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен Ураза Гаете сөенечле көн соң? Дөреслектә, Гает көнендә бер Аллаһы Тәгаләгә генә шөкер кылабыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызга, укыган намазларыбызга, кылган изгелекләребезгә шатланабыз һәм кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә:
“Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, шөкер итегез” (“Бәкара” сүрәсе, 185 аять).
Әлхәмдүлилләһ, ай буенча ураза тоттык, тәравих намазларын үтәдек, шуның белән бергә дуслык һәм шатлык мәҗлесләре – ифтарда катнашып, авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Ул мәҗлесләребездә һәр көн Коръән Кәрим аятьләрен тыңлап, тәэсирле вәгазьләр ишетеп күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык.
Гает бәйрәменең әһәмияте турында тагын бер тукталып үтәсем килә. Рамазан гаете – Ислам динендә булган 3 бәйрәмнең берсе. Беренче бәйрәм – Ураза бәйрәме, икенчесе – Корбан бәйрәме, өченчесе исә - атна саен килә торган җомга көне.
Бәйрәм – шатлык, сөенеч мәгънәсе белән килә. Тагын сорау туа: без бу мөбәрәк бәйрәмебезне шатлык һәм сөенеч белән үткәрәбезме соң? Без ул бәйрәмнәрне чын бәйрәм итеп уздырабызмы икән?
Яңа елда, туган көннәрдә балаларга, туганнарга, дусларга бүләкләр биреп, тәбрикләп, ялтыравыклы уенчыклар элеп, чыршылар куеп, шатлансак та, Ислам бәйрәмнәрендә намазлар укып, бернәрсә булмаган кебек өйләргә таралышу дөрес булмас.
Борынгылар әйткәннәр: “Берәр өммәтнең чын барлыгын күрергә, белергә теләсәгез аларның бәйрәмнәрендәге хәлләрен карагыз!” – дигәннәр.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең хәдисендә болай ди: “Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, бер-берегезне сөярсез”, – ди. Бүләк бирешү өчен изге ураза гаете көне иң яхшы форсат түгелмени? Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә балаларыбызны шатландырырга тыршырга тиешбез, чөнки шул бәйрәмнәр яшүсмерләрнең күңелләрендә күркәм тәэсир калдырачак, алар динебезне сөеп, яратып, хөрмәт итеп үсәчәкләр һәм шушы бәйрәмнәрдә булган матур мизгелләр алар күңелендә мәңгегә калачак.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, ватандашларым! Сез бүген Раббыбыз Аллаһны танып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу, вәгазь, нәсыйхәт ишетү өчен үз теләкләрегез белән Бәйтуллаһка, ягъни мәчеткә җыелдыгыз. Мәчеттә сөйләнгән вәгазьләр таш диварларга (стеналарга) карата түгел, бәлки ихлас белән тыңларга теләүче сез кардәшләр өчен. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әткән: “Дин – ул нәсыйхәт”, – дигән, ягъни Ислам дине – ул бер-береңне яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыеп, бер-береңә вәгазь, нәсыйхәт кылу.
Газиз туганнар! Мөбарәк Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.
Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде, җәмәгать!
Яшь чагында кеше дөньядагы булган байлыклар артыннан куып, намаз укырга вакытым юк, ди, ә картлык көнендә исә хәтерем дә начар, буыннарым да авырта, дигән акланулар табарга тырыша. Адәм баласының гомере кыска бит, күп эшләрне башкарып бетереп тә булмый...
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бу дөньяда вакытлыча яшәп барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкрана кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтләремне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер” (“Ибраһим” сүрәсе, 7нче аять).
Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да канәгать булырга һәм шөкерана кылырга кирәк. Бу игелекле гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә мохтаҗ түгел. Иң әүвәл үзебез өчен, камиллегебез өчен шөкерана кылырга тиешбез.
Шөкерана кылуның иң беренче билгесе – бөтен галәмнәрнең хуҗасы Аллаһны тану, Аңа иман китерү. Барлык галәмнәрнең раббысын танымау – иң зур көферлек. Аллаһны танымаучы кеше бу дөньяда Аның нигъмәтләрен башкалар белән тигез файдалана алса да, Аллаһның Ахирәттә әзерләнгән барча нигъмәтләреннән мәхрүм кала. Ул бәндәгә җәһәннәм газабыннан башка берни дә юк һәм аның хәлен беркем дә, бу дөньяда тупланган бернинди байлыгы да үзгәртә алмый. Андый кеше Аллаһның бу дөньядагы бер өлеш байлыгына алданып, туксан тугыз өлешеннән мәхрүм кала.
Шөкерана кылуның икенче билгесе — Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү. Аллаһны танып та, Ул кушканча яшәмәгән кеше, көферлеккә төшмәсә дә, зур гөнаһлы була. Бу бәндә Аллаһның олы нигъмәте булган җәннәтенә җәһәннәм газабы аркылы гына ирешә ала.
Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Алар үз тормышларыннан канәгать була беләләр, шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә тынычлык бирә. Андый кешеләр мөлаем йөзле, күркәм сүзле булалар һәм беркайчан да зарланмыйлар. Алар турында Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә (“Фуссыйләт” сүрәсе, 30-32 нче аятьләр):
“Дөреслектә, иман китергән кешеләр: безнең тәрбиячебез – Аллаһ, диярләр, соңыннан тормышта Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрләр, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәр, сез хак мөэминнәр, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр. Сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә, шулар булыр, ягъни анда ни сорасагыз, шул бирелер. Бөтен гөнаһларыгыз ярлыканган хәлдә, Аллаһның җәннәтләренә керерсез”, – диярләр.
Мөхтәрәм җәмәгать! Уйлап карыйк әле, Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә нинди эшләрне кылырга һәм нәрсәләрдән тыелырга куша соң? Коръән Кәрим аятьләренең берсенә күз салыйк:
Раббың бары тик Үзенә генә гыйбадәт кылырга кушты (“Исра” сүрәсе, 23 аять).
Бу аятьтә әйтелгәнчә, мөселман булуның төп шарты – Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, Аңа гыйбадәт кылу. Әгәр адәм баласы чын күңеленнән Аллаһка һәм Кыямәт көненә (үлгәннән соң терелүгә һәм Аллаһ каршында хисап бирәчәгенә) ышанса, ул һәрвакыт яхшы булырга, кешеләр күргәндә дә, күрмәгәндә дә аларны рәнҗетүдән, малларын урлаудан, барлык начарлыклардан сакланырга тырышачак. “Чын мөселман нинди була?” - дигән сорауга сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Чын мөселман шундый була: башка кешеләр аның кулыннан да, теленнән дә, каннары, маллары хакында да имин булырлар”, – дигән.
Хәдистән күренгәнчә, иманлы адәм һичбер вакытта да, һичкемгә дә теле яки кулы белән зарар китермәс һәм һичкемнең малына яисә канына зыян кылмас.
Аятьнең дәвамы:
Ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, аларга: уф (туйдым сездән), – димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз.
Газиз мөселманнар! Кадерле ата-аналарыбыз безнең дөньяга килүебезгә сәбәпче булганнар. Безне үстергәндә төрле авырлыкларга түзеп, күркәм тәрбия биргәннәр. Ата-аналарыбызның тырышлыкларын истә тотып, аларга карата һәрдаим игелекле, миһербанлы булырга тиешбез.
Аллаһның расүле галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә әйткән: “Ата-аналарыгызның ризалыгына ирешмичә, Аллаһның ризалыгына ирешә алмассыз”, – дигән.
Исән булсалар, ата-аналарыбызның хәлләрен белеп, ризалыгын, бәхиллеген алыйк. Әгәр үлгән булсалар, аларның каберләренә барып, кулларыбызны күтәреп: “Йә Раббым, ата-анамның гөнаһларын ярлыкап, аларга рәхмәтеңне ирештерсәң иде”, – дип догалар кылыйк. Аллаһ Раббыбыз “Исра” сүрәсенең 24нче аятендә болай ди:
“Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында (күңел) канатларыңны җәй дә әйт: “Раббым, сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса, Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул, - дип дога кыл”.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәрберебезнең дә янәшәбездә күршеләребез бар. Туганнарыбызга караганда да ешрак аларга мөрәҗәгать итәбез. Күршеләр белән тыныч-тату тору, аларга яхшылык, игелек кылу – мөселманнарның изге вазыйфасы. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең мәшһүр бер хәдисен искә төшерәсем килә: “Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, күршесенә игелек итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, аңа хәерле сүз сөйләсен, яисә дәшмичә торсын”, – дигән.
Динебезне бизәүче гадәтләребезнең берсе – пакълык. Хөрмәтле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Ислам пакълык өстендә төзелгән, шуңа күрә пакъланыгыз”, – дигән.
Әй мөселманнар! Бөтен эшләрегездә дә пакъ булыгыз. Тәннәрегез, киемнәрегез пакъ булган кебек ишегалларыгыз, урамнарыгыз, ашый-эчә торган савыт-сабаларыгыз һәркайсы пакъ булсын. Пакълек – сәламәтлекнең башы.
Мөхтәрәм җәмәгать! Тәне, киемнәре пакъ булган кебек чын мөселманның күңеле дә пакъ булырга тиеш. Кешеләрнең иң хәерлесе булырга тырышырга кирәк. Халкыбызның: “Таш атканга да аш ат”, – дигән сүзләрен беркайчан да истән чыгармыйк.
Мөхтәрәм мөселманнар! Әгәр туган-тумачаларыбыз, дусларыбыз, күрше-күләннәребез арасында шундый бәлагә юлыкканнарны күрсәгез, булдыра алганча, аларга ярдәм итәргә тырышыгыз, чөнки, шәригатебез кушканча, мөселманнар үзара тату, ярдәмләшеп яшәргә тиешләр. Аллаһы Раббыбыз әйткән:
«Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез. Гөнаһлы булып, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аллаһның җәзасы бик тә хәтәр булыр» (“Маидә” сүрәсе, 2нче аять).
Газиз дин кардәшләрем! Вәгаземне тәмамлап шуны әйтәм: Җәнабел Хак барчаларыбызга да тәүфикъ, һидаять бирсә иде. Дөнья һәм ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булган шушы начар гадәтләрдән ерак булып, аек булып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә, камил иман белән дөньядан үтәргә насыйп булса иде.
Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев