Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Утырту гына түгел, тәрбияләү дә мөһим

Татарстанда, шул исәптән Минзәләдә дә "Агач утырту көне" акциясе киң колач җәйде. Халык һәм экологларның теләкләрен исәпкә алып, әлеге акция октябрь ахырына кадәр дәвам итә. Шәһәребезнең 3 нче санлы ТОСы да әлеге территориядә яшәүче Антонина Петухова инициативасы белән агач утырту буенча өмә уздырды. Карл Маркс урамында урнашкан чокырга кара туфрак...

Татарстанда, шул исәптән Минзәләдә дә "Агач утырту көне" акциясе киң колач җәйде. Халык һәм экологларның теләкләрен исәпкә алып, әлеге акция октябрь ахырына кадәр дәвам итә.

Шәһәребезнең 3 нче санлы ТОСы да әлеге территориядә яшәүче Антонина Петухова инициативасы белән агач утырту буенча өмә уздырды. Карл Маркс урамында урнашкан чокырга кара туфрак ташып, тау битенә миләш, слива, шомырт, юкә, балан утырттылар. Өмәдә шул тирәдә яшәүче Р.Гәрәев, А.Зотов, И.Миңнегәрәев, А.Петухова, М.Тимофеева зур тырышлык күрсәттеләр. Тынгы белмәс әлеге шәһәрдәшләребез җәй көне дә чокыр тирәсен чүп чардан чистартып, тәртипкә китерделәр. Алар бернәрсәгә дә битараф түгел: үз йорт янәшәсендәге территорияләрен генә түгел, гомуми чүп контейнеры янәшәсен дә карап, чистартып торалар. Әлеге эшләр белән урамның активисты Антонина Петухова җитәкчелек итә.

Бу турыда тулырак "Минзәлә" район газетасының 80 санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев