Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңышлар – алга баручыларның юлдашы

Соңгы вакытта газета битләрендә Тулбай авылы кызы Алинә Гатина хәбәр, мәкаләләр белән катнаша башлады.

Алинә мәктәптә гел "5" ле билгеләренә генә укый, мәктәпнең җәмәгать тор­мышында да бик актив катнаша. Кулына каләм тотуының сәбәбе исә, туган мәктәбенең яңалы­клары, шушы җирлекнең ихтирамга лаек хезмәт кешеләре турында район халкына да җиткерергә теләве икән. Мин мәктәп­кә килгәндә малайлар­га спорт ярышлары бик күп, кызлар ярышлардан мәхрүм кала дип, кызлар арасында волейбол буен­ча ярышларга әзерләнеп яталар иде. Хәер, бу ту­рыда Алинә матур гына хәбәр җибәрми калмас әле. Аны фоторәсемгә дә нәкъ менә ярышларга әзерлек вакытында төше­реп алдым.

Теннис буенча ярышлар­да, фән олимпиадала­рында Алинә районда призлы урыннар яулаган, берничә ел рәттән укучы­ларның фәнни конферен­цияләрендә катнашкан. Иң зур казанышы - мәк­тәптә оешып килә торган "Юлдаш" телевидениесе­нең "Медиа Покорение" яшьләр һәм яшүсмерләр массакүләм чаралары­ның Бөтенроссия фести­валендә диплом белән бүләкләнүе. Алинә бу проектта алып баручы булды.

Сәләт табигатьтән дә килә. Уңышлар кешенең үз тырышлыгына бик нык бәйле. Иң мөһим шарт исә, бик тә сәләтле һәм тырыш балаларга тиешле шартлар тудыру, аларның үсеше өчен иҗади мохит тудыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X