Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Мәлкән авылыннан эшмәкәр Маркил Пузырев депутатлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә, хәйриячелектән дә читтә калмый

Бүген авылларның яшәешендә авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куючылар белән беррәттән, эшмәкәрләр дә мәгълүм урын алып тора. Тырыш, тынгысыз хезмәтләре бәрабәренә авылларын да, үзләренең эшчәнлекләрен дә саклап калырга тырыша алар. Яңа Мәлкән авыл җирлегеннән Маркел Пузырев - шундый эшмәкәрләрнең берсе. Ул авыл тормышына карата үзенең фикерләре белән уртаклашты. -Маркел Петрович, хәзерге...

Бүген авылларның яшәешендә авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куючылар белән беррәттән, эшмәкәрләр дә мәгълүм урын алып тора.

Тырыш, тынгысыз хезмәтләре бәрабәренә авылларын да, үзләренең эшчәнлекләрен дә саклап калырга тырыша алар. Яңа Мәлкән авыл җирлегеннән Маркел Пузырев - шундый эшмәкәрләрнең берсе. Ул авыл тормышына карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

-Маркел Петрович, хәзерге вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү җиңелме?

- Мөстәкыйль шөгыль белән тырыш, уңган-булган кешеләр генә шөгыльләнә ала. Үз-үземне мактау булып яңгырамасын, ләкин бу шулай. Иртән кайчан торырга икән дип уйланып ятсаң, бүген нәрсә белән шөгыльләнергә инде дип баш ватсаң, көнне ничек үткәрергә белми зарланып йөрсәң, бернигә ирешә алмыйсың. Мин мәсәлән иртәнге 5тә торырга күнеккән. Җәйге чорда гына түгел, бу ел әйләнәсенә шулай. Юлда да күп йөрергә туры килә.

-Сәүдәгәрлеккә кереп китүең ничегрәк булды?

-Гадәттә, кемдер эшсез кала, яисә нинди дә булса шөгыль табарга аптыраганнан керешә эшмәкәрлеккә, кемдер яхшы бизнеска тап була. Мин үзем дә мәктәптә укыганда эшмәкәр булырмын дип башыма да китермәгән идем, заманасы да андый түгел иде.

1988 елда урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайттым. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, агрономия белгечлеге алдым. Хезмәт юлымны ул чактагы Ленин исемендәге колхозда башладым, төзелеш буенча бригада оештырып, терлекчелек биналарын ремонтлау бурычы куелды, прораб та булырга, пилорамщик та булырга туры килде. Шулай дүрт ел үтеп китте. Тырышып эшләсәк тә, күңел үсмәде, чөнки хезмәт хакын бирүдә тоткарлыклар башланды. Үземнең гаиләгә төзи башлаган йорт та шул килеш торды. Маллар күп асрый идек, ит сатып, үз көчебез белән йортны салып кердек. Колхоз банкротка чыккач, үземә кибет ачу уе керде, ишек алдына кибет салып куеп, хатыным Гөлназ белән эшли башладык. Моңа да инде 14 ел узган. Безнең якның табигате матур, авылыбызның елга буенда урнашуы балыкчыларны үзенә тарта. Авылга кергән юл буенда тагын бер кибет төзегәндә дә, Дусай Кичү авылында кибет-вагон урнаштырганда да юл йөрүчеләргә дә, авыл халкына да уңайлы булыр дип уйладык.

-Ничек уйлыйсыз, эшмәкәр үзенең эшчәнлеге белән авылны җанландыруга йогынты ясыймы?

-Авылны саклап калуда бар өмет нәкъ менә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче тырыш кешеләрдә. Аларның эшчәнлеге, активлыгы авылның киләчәген билгели, шуңа да авылларда эшмәкәрлекне тагын да үстерергә, җәелдерергә кирәк дип саныйм. Авыл халкына яхшы мөнәсәбәттә торганда гына дистә еллар буена шәхси кибет тотарга мөмкин. Авылдашлар белән аралашып, алар сораган теге яки бу товарны вакытында алып кайтырга тырышам.

- Шушы җирлектә өч кибет тотасың, депутатлык эшчәнлеге дә алып барасың, спонсорлык ярдәменнән дә читтә калмыйсың. Шуңадыр инде, авыл халкы синең хакта яратып "безнең Маркел" дип кенә сөйләшә.

Эшмәкәр турында тулырак язма "Минзәлә"-"Мензеля"газетасының 14 гыйнвар санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев