Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташлар Марсель Иванов турында

Якташыбыз, танылган композитор, оста баянчы, бик күп артистларның концертларын оештыручы Марсель Иванов арабыздан китеп барды, 1 февраль көнне аның йөрәге тибүдән туктады. Кинәттән килгән аяусыз үлем аны гөрләп барган иҗатыннан, гаиләсеннән - балаларыннан, туганнарыннан аерды. Ул безнең кечкенә генә авылыбыз Чулпанның зур кешесе, чын мәгънәсендә горурлыгы иде. Тыйнак, төпле фикерле,...

Якташыбыз, танылган композитор, оста баянчы, бик күп артистларның концертларын оештыручы Марсель Иванов арабыздан китеп барды, 1 февраль көнне аның йөрәге тибүдән туктады. Кинәттән килгән аяусыз үлем аны гөрләп барган иҗатыннан, гаиләсеннән - балаларыннан, туганнарыннан аерды. Ул безнең кечкенә генә авылыбыз Чулпанның зур кешесе, чын мәгънәсендә горурлыгы иде. Тыйнак, төпле фикерле, тырыш, максатына ирешүчән, зур ихтыяр көчле, таләпчән - болар барысы да Марсельгә хас сыйфатлар.

Марсель районыбызның Чулпан авылында укытучылар гаиләсендэ дүртенче бала булып туа. Гаиләдә бар кеше дә музыкага сәләтле була. Башлангыч белемне Чулпан мәктәбендә алгач, 4-8 сыйныфларда Минзәләнең 2 нче Вахитов исемендәге мәктәбендә дәвам итә. Шул ук вакытта музыка мәктәбендә дә укый. Аннан сон Түбән Кама hәм Казан шәhәрләрендә музыкаль белем ала. Ул Татарстанның танылган композиторы, баянчы-музыкант дәрәжәсенә җитте. Үзенең тумыштан бирелгән сәләтен тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы белән тормышка ашырды. Резедә Шәрәфиева башкарган "Тәгәри китте йомгагым", Рафаил Сафин жырлый торган "Дусларым", Алсу Хисамиеваның "Китмә син" hәм башка халык яратып кабул иткән бик күп матур-матур жырларның көе Марсельнеке бит.

Бу көннәрдә барлык авылдашларыбызны Марсель Иванов исемле бик ягымлы, мөлаем кешене югалту кайгысы басты. Чын күңелдән гаиләсе-туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бик иртә гомере өзелде, әле яшисе дә яшисе иде бит. Марсельның иҗаты үлемсез, жырлары халык күңелендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев